Борынгыдан калган гадәт тарихларда язып куелган
Сабантуй елның билгеле бер чоры һәм игенчелек эшчәнлеге, язгы кыр эшләре белән бәйләнешле милли йола-бәйрәм булып исәпләнә.
Революциягә кадәр Россиядә яшәүче һәр халыкта өч төрле календарь кулланылышта булган: рәсми- гражданлык календаре, дини календарь һәм халык календаре. Календарьләр күпчелек очракта үзара тәңгәл килмәгәннәр. Пасха яки Раштуа, Ураза яки Корбан бәйрәмнәре, рәсми календарь буенча билгеләп үтелә торган даталар, мәсәлән, Яңа елны каршылау, Май бәйрәмен үткәрү, шулай ук халык календаре буенча килә торган йола- бәйрәмнәр – өчесе өч характерда булган һәм төрле вакытларда уздырылган.
Татар халык календаре, башка халыклардагы кебек үк, ел фасылларына һәм авыл хуҗалыгы эшләренә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Икенче төрле әйткәндә, халык календарендәге төрле даталар, йола-бәйрәмнәр крестьяннарның, ягъни авыл эшчәннәренең ел да бер тәртиптә кабатлана торган хезмәтенә, теге яки бу аграр эшнең кайчан-ничек каршылануына һәм башкарылуына нигезләнеп формалашкан.
Татарлар яшәгән төбәкләрдә элек-электән үткәрелеп килгән Сабантуй да елның билгеле бер чоры һәм игенчелек эшчәнлеге, язгы кыр эшләре белән бәйләнешле милли йола-бәйрәм булып исәпләнә. Бу бәйрәм – “Һабантуй” – шулай ук башкортларда бар, ләкин ул тарихчы һәм этнограф К.А. Руденко язганча, аларда чагыштырмача соңрак, игенчелеккә, җир эшкәртүгә бәйле рәвештә формалашкан. Язгы кыр эшләренә бәйле Сабантуйга охшаш йола- бәйрәм чувашларда “ака- туй”, мариларда “ага-пайрам” дип йөртелә. Һәм алар икесе дә, башлыча, басуга чыгып, күмәк рәвештә игеннәр уңуын теләп гыйбадәт кылу һәм соңыннан җыйнаулашып сыйлану рәвешендә үтүе белән Сабантуйдан аерылганнар.
Безнең фәнни эзләнүләргә караганда, Сабантуй йола- бәйрәмен Урта Идел буена Төньяк Кавказ далаларыннан халкыбызның бер этник катламын тәшкил итүче болгарлар алып килгән. Кавказда яшәүче аерым халыкларда зурлап үткәрелә торган һәм ат чабыштыруларын, төрле бәйгеләрне эченә алган “Беренче буразна” бәйрәме булуы мәгълүм. Язгы чәчүгә чыгуга бәйләнешле бу бәйрәмне җирле халыклар “сабанга чыгу”, “басу туе” кебек төрле исемнәр белән атап йөрткәннәр. Элек татарларның Сабан туе хәзергечә июнь башында түгел, ә исеме җисеменә туры килгәнчә, “сабан” аенда, ягъни хәзерге май аенда үткәрелеп килгән һәм әлеге календарь бәйрәменең соңгы көне кайбер якларда басуда беренче буразна яру йоласы белән тәмамлана торган булган .
Сабан туе вакытында уздырыла торган аерым ярышларның башы исә (мәсәлән, ат чабыштыру, уктан ату, көрәшеп көч сынашу), һичшиксез, һун/гун бабаларыбызның җәйләүгә чыгар алдыннан ел да уздырган борынгы йола-бәйрәменә барып тоташа. Белүебезчә, борынгы гун һәм төрки бабаларыбыз көнкүрешендә ат искиткеч зур роль уйнаган, ат культы көчле булган. Рим тарихчысы Аммиан Марцеллин, мәсәлән, Европа гуннары турында менә нинди сүзләр язып калдырган: “Они коренастые, приросшие к коням. Они настолько сроднились с лошадью, уходу за которой уделяют большое внимание, что считают позором ходить пешком. Они воюют только на конях”.
Берочтан XI-XII йөзләр арасында яшәгән фарсы-таҗик шагыйре Гомәр Хәйямнең кызыклы фикерен дә китерик: “В прошлые времена никакой народ не знал коней – их достоинств и пороков – лучше персов, потому что тогда они владели миром... Сегодня никакой народ не знает этого лучше тюрков, потому что они день и ночь занимаются конем и потому что они владеют миром” .
Татарлар да элек-электән ат тоткан, ат белән җир сөргән һәм йөк ташыган атны көнкүрештә иң якын юлдашы иткән. Менә шуңа күрә дә ат чабышының Сабантуе тамашаларының энҗе кашы кебек кабул ителүе һәм “Атлар килә!” дип сөрән кебек яңгыраган сүзләрнең һәр татар җанлы кешенең йөрәген җилкендерүе бер дә гаҗәп түгел.
Этнографлар һәм фольклорчылар төрле төбәкләрдә яшәгән халыктан Сабантуй йола-бәйрәменең, гомумиләштереп әйткәндә, төп ике төрле вариантын язып алган: озаккарак сузыла торган киңәйтелгән вариантын һәм утырып җиткән җыйнак яки кыскарак вариантын. Озын яки тулы вариант әлеге бәйрәм белән турыдан-туры бәйләнештә булмаган йолаларны үз эченә ала һәм асылда бәйрәмгә әзерлек этабы буларак, дөресрәге бәйрәмнең кереш – башлангыч өлеше буларак характерлана. Аны, авыл буенча йөреп, халыктан ярма, май, сөт кебек ризыклар җыю һәм яланга чыгып, яисә су, чишмә буена урнашып, зур казанда “карга боткасы” һәм “зәрә боткасы” пешертеп ашау йоласы белән бала-чага башлап җибәргән. Бу авылда хуҗалык елының уңышлы килүен теләп пешерелгән корбан ашы рәвешендә күзалланган.
Аннары, ягына карап, әлеге йолага бу юлы инде атларга атланган яшүсмер ир- балалар тарафыннан өй борынча йомыркалар җыю йоласы килеп ялганган. Бу йола сөрән дип аталган, чөнки яз җитү хөрмәтенә яшьләр көр тавыш белән аваз салганнар, ягъни сөрән әйткәннәр. Янә тагын бер кызыклы момент. Белүебезчә, йомырка – үрчем һәм ишәю билгесе, йомырка җыючы сөрәнчеләр дә – үрчем-уңдырышлылыкка ишарә итүче ир җенесле үсмерләр, “орлыкландыручы” зат вәкилләре. Сабантуй йола- бәйрәменә әзерлек һәм кереш хезмәтен үтәгән һәм дә дулкын кебек бер-берсен куәтләп килгән әлеге йолаларга халык үрчем вә уңдырышлылык мәгънәсен салган, димәк, “алу өчен бирергә дә кирәк” дигән ышанудан чыгып, корбан ризыкларының муллыкка ирештерәчәгенә өмет баглаган.
(Ахыры бар).
Марсель Бакиров, филология фәннәре докторы, профессор.
Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев