Бәхет картлыкта кирәк
Без гаиләдә өч малай, бер кыз үстек. Әткәй икенче группа сугыш инвалиды иде. Әнкәй бер көн колхоз эшеннән калмады. Олы бала булгач, эшнең күбрәге миңа төште. 1959-1960 елларда авыл башына заманасы өчен матур гына йорт салып чыктык.
1962нче елның 9 декабрендә Тәрҗемә белән гаилә кордык, 1964 елда кызыбыз туды. Тормыш иптәшем белән, төп йортыбызга башка чыгып, икебез дә фермада терлекчелектә эшләдек. 1966 елда икенче кызыбыз туды. Ул вакытта бала тапкан хатыннарга декрет ялы бик аз бирелә иде. Торган йортыбыз бик иске булгач, яңа йорт салырга уйлаштык. Шуран урманыннан 10 фестметр агач бирделәр. Ул авыл бездән 30 чакрым иде, агачны кисәргә кирәк. Бригадир ярдәмгә бертуган энемне җибәрмәде. Алты айлык баланы әнкәйгә калдырып, Тәрҗемә белән урман кисәргә киттек. Юанюан агачларны кул пычкысы белән кистек. Аны алып кайту өчен колхоз техниканы тотмады. Йорт салырга колхоздан балта остасы бирмәделәр. “Эш күп, кеше юк”, – диделәр. Югыйсә март ае иде, икебез дә фермада эшлибез. Өмәгә килгән дүрт кешене дә, “колхоз эше кала” дип, бригадир алып китте. Авылга электр кертергә килгән дүрт Чаллы егете белән күтәрдек өйне. Балта эшен Пучыда яшәүче туганыбыз килеп эшләде. Ул эшләгән Нур Баян исемендәге колхоз рәисе Миргаяз Заманов аны бер айга җибәрде безгә. Шулай итеп 1967нче елның 7 ноябрендә, яңа өйгә чыгып, Коръән укыттык. Түгәрәк дөньябызны тагын да матурайтып өченче кызыбыз туды.
Колхоз эшендә, бер көн калмыйча, батырып эшләдек. 1970 елда Ленинның 100 еллыгына медаль бирделәр, хезмәт ветераны исемен алдым. Хатыным Тәрҗемәне дә медаль һәм радиоалгыч белән бүләкләделәр. Ике тапкыр Казанга алдынгылар җыелышына барып бүләкләнеп кайтты. Аннан соң колхозчыларга да атказанган исеме бирә башладылар. Ул күбрәк җитәкчеләрнең куштаннарына һәм аларның утынын, печәнен әзерләшкән, б ә р ә ң г е се н к ү м е ш кә н кешеләргә бирелде. Буыны да катмаган килеш колхозда бил бөгүчеләргә “атказанган” исеме эләкмәде.
Безнең бригадада эш каты булды. Ат җигеп өйгә дә кайта алмадык. Һәр хуҗалыкка дүртәр центнер салам бирәләр иде. Аны үлчәүгә алып киләсе. 30 килограмм гына артык килсә дә, алып калалар. Ул саламны барыбер җил очырып бетерә иде. Ә фуражирлар, ферма мөдирләре, учетчылар, сантиметр белән кар үлчәп, 1 тиенне бүлә алмыйча утыралар иде. Хезмәт өчен бик аз түләделәр. Башка колхозлар түләгән кебек түләсәләр, 3 млн ярым сум акча җыеп булмый ул. Мәңге бетмәс кебек яшәгән колхозлар, ни кызганыч, таралды. ...
1995 елда кызларыбыз, кияүләребез белән өй җиткерергә уйладык. Чаллыдан ак кирпеч алып кайттык, техниканы колхоз түләүсез биреп торды. Әле матчалыклар ярырга кирәк. Пилорама эшләп тора. Колхозда эшнең кызган вакыты – язгы чәчү бара. Бригадир белән пилорамада эшләүче: “Ашыкмагыз, чәчү бетсен инде”, – диделәр. Бәхеткә, авылга Бөек Җиңү көненә колхоз рәисе Зөфәр Солтанов килгән иде, “Бер минут та тотмагыз, матчалыкларын ярып бирегез”, – дип китте. Шул ук көнне ярып та бирделәр. Өйне бик тиз күтәргәч, халык нык гаҗәпләнде. Ул вакытта фермада дуңгызлар югала иде, “Сездән шикләнәләр, сак булыгыз”, – диделәр. Бу сүзләргә бер дә борчылмадым, чөнки намусым чиста иде. 1997 елда – 60 яшем тулган көнне яңа өйгә чыгып, Коръән укыттык.
Бүгенге көндә тормышлар “Аллага шөкер” дип әйтерлек. Өч кызыбыз да укып чыккан һөнәрләре буенча эшлиләр, матур гаиләләр кордылар. Иң зур байлыгыбыз – 8 оныгыбыз, 2 оныкчыгыбыз бар. Биш оныгым да армиядә хезмәт итеп кайтты. Тормыш иптәшем Тәрҗемә белән сарыклар, тавыклар асрап, матур гына яшәп ятабыз. Өйгә уты, суы, газы кергән. Атнага өч тапкыр ипекәй килеп тора, оҗмахта яшибез. Аллаһка мең шөкер, яшьлегем дә, хезмәт елларым да матур үтте, үкенерлек гамәлләр кылмадым. Гомер көзем дә бәхетле уза. Яшь вакыт ничек тә үтә, бәхет картлыкта кирәк икән ул.
Мөҗәһидан Мортазин. Исәнсеф.
Фото - https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев