“Барысы өчен дә яшәдем”
“Дәүләткә елына – 40 кило ит, “ялгызлар налогы”, гади салым, заем, тавык асрыйсың икән – 100 йомырка, сарыгың булса, сарык башына – өч кило йон, сыер асрасаң – 170 литр сөт... Менә шуларны түләмәсәң, төрмәгә утырталар”, – дип башлады сүзен Мәлләтамак авылында гомер итүче Бибинур Гыйлфанова.
Төн уртасында уятып сорасалар да, Бибинур апа бу саннарны ялгышмый әйтеп бирәчәк. Әйтәчәк, чөнки бу саннар аны гомере буе озата килгән. Балаларын югалту ачысыннан сукыр калган әнисе: “Синең авылдан чыгып китүеңә мин риза, кызым. Сине төрмәгә утыртканчы үлгәнем яхшы”, – дип, юлга җыенган орчык кадәр генә кызына юкка гына хәер- фатихасын бирмәгән.
... Саба районында яшәгән Сабирҗан Юнысов гаиләсен тагын да тулыландырып, 1931 елда алтынчы бала булып дөньяга килә Бибинур. Егерменче гасырның сугышлардан һич тынып тормаганлыгы, сугыш җилләренең һәр гаилә ишеген шакуы барыбызга да мәгълүм. Сабирҗан Юнысов та, “аклар”га каршы хәрәкәтләр башлангач, сугышка алына һәм, агуланып кайтып, 1935 елда гүр иясе була. Бибинурның әнисе иреннән соң дүрт улын да гражданнар сугышына озата. Ике улы яу кырында ятып кала. Икесе, туган ягына әйләнеп кайтса да, тормыш көтәргә, физик эш башкарырга сәләтле булмый. Берсе – алты, икенчесе сигез айдан гүр иясе була. Сигез кешедән торган, гөрләтеп яшәгән гаиләдә өч хатын-кыз торып кала. Кайгысыннан көн саен күз яшьләре түккән ана сукырая. Тормыш йөген тарту, әнисен, сәламәтлеккә туймаган апасын тәрбияләү кечкенә Бибинур җилкәсенә төшә.
– Бөек Ватан сугышы башланганда миңа ун яшь иде, – дип искә ала Бибинур апа. – Безне ашлык суккан җирдән, ындыр табагыннан өйгә кайтармыйча эшләттеләр. Тәүлеккә бер мәртәбә кайнар ризык – борчак боткасы бирәләр иде, ипи юк. Кайчак суы да булмый. Төнлә дә өйгә кайтмыйбыз, эскерт астында йоклыйбыз. Сукырайган әнине карауны күршедә яшәгән бөкре карчыкка тапшырдылар.
Шулай да төннәрен, барысы да тирән йокыга талгач, качып кына өенә кайта торган була Бибинур. Мич ягып, әнисенә җылы ризык әзерләп килә ул.
– Шулкадәр авыр булды ул вакытлар! – дип искә ала Бибинур апа балачак, яшьлек елларын. – Сугыш башланган чорда ир-егетләр, яшьләр сугышка киттеләр. Балалар, әниләр, әбиләр – барысының да елап калганы истә. Ир-егетләр атларны куалый. Алар артыннан, елый-елый, балалар йөгерә. Минем әтием инде вафат, тик мин дә башкалар белән йөгерәм. “Боларныкы да үләргә китә бит”, – дип елап чабам.
Бик күпләрнең үлү хәбәре килә. Авыл тагын балаларын сугышка озата. “Ул вакытта авылдагы ир-егетләр хәзергеләрдән бик аерыла иде, – ди Бибинур апа. – Барысы да көчлеләр, беләкләре эш белән чыныккан, юан, гәүдәләр – төп кебек нык. Барысын да каһәр сугыш алды бит, алды... Моның кадәр вәхшилекне, күз яшьләрен минем башка күргәнем булмады. Киләчәк буыннарга да күрергә язмасын!”
20 яшенә кадәр туган авылында хезмәт куя Бибинур Сабирова. “Язын, басудан өшегән бәрәңге калдыкларын җыйганда, аяктан чабаталар өзелеп төшеп кала, язгы боз аякларны, үкчәләрне тишеп-тишеп керә. Шул хәлдә дә басуны бик күп тапкырлар урыйбыз”, – дип искә ала Бибинур апа.
“Ул чорда бер генә кешене дә читкә җибәрмиләр, авыл кешесе кулында бер документ та юк иде”, – ди Бибинур апа. Салымнарга, акчасызлыкка, ачлык-ялангачлыкка түзә алмагач, Бибинур, соңгы сыерын сату өчен базарга барырга дип, авыл советыннан белешмә ала. Хәрби заводка эшкә кешеләр җыючы бер адәмгә шушы справканы биреп, паспорт ясату бәхетенә ирешә. Шулай итеп язмыш кызны Урал якларына, хәрби заводка илтә. Токарь булып эшли башлый ул.
Мәлләтамак егете Миңнулла Гыйлфанов, армия сафларына алынып, шушы заводны сакларга куелган була. Татарстан җиреннән булган ике яшь йөрәк Урал якларында очрашып кавыша. 1955 елда яшь гаилә, Мәлләтамакка кайтып, төп йортта гомер кичерә башлый. Биш елдан яңа йорт җиткереп керәләр. Бер- бер артлы дүрт балалары – ике кызлары һәм ике уллары дөньяга килә. Бибинур гомере буе колхозда төрле тармакларда хезмәт куя. 30 ел сарыкчылыкта, терлекчелектә эшли.
– Төшеп калганнардан түгел идем мин, – дип искә ала ул. – Сабалар бик уңган алар! Бөтен киемнәрне бәйләп, тегеп кидек. Шәлне күзне йомган килеш тә тигез, матур итеп бәйли идек. Ник туганга үкенеп утырмадык, кеше җырласа – җырладык, кеше биесә – биедек. Итәк- кофталарны бер атнада – кызылга, икенче атнада – зәңгәргә, өченчесендә карага манып кидек. Абыемнарның, әтиемнең гомерен Ходай миңа биргәндер инде. Төрмәгә утыртсалар, бу кайгыны әни күтәрә алмас иде.
Әтисе Сабирҗан үлеменнән соң, әнисе туган авылы – Түбән Шытсуда тагын 35 ел гомер кичерә. Югары Шытсу авылына тормышка чыккан, алты балага гомер биргән апасы, икетуган абыйсы тәрбиясендә 1970 елга кадәр яшәп, дөнья куя.
Рүзилә Насифуллина.
Мәлләтамак.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев