Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәйрәм салюты булып кына яңгырасын

Бу көнне 1942 елда Кызыл Армия Сталинград шәһәре өчен барган каты сугышта контрһөҗүмгә күчә.

Әлеге һөҗүм вакытын­да хәлиткеч рольне артилле­рия гаскәрләре үти. Фронт сы­зыгы буйлап сузылган берничә мең орудие һәм миномет до­шман өстенә ике сәгатьтән ар­тык ут яудыра. Көчле артил­лерия әзерлегеннән соң тан­клар һәм җәяүле гаскәр дошман өстенә ябырыла. Берничә айга сузылган әлеге канлы бәрелештә Кызыл Армия җиңү яулый. Гитлерчыларның Сталинград янындагы 330 мең кешелек 6нчы армиясе тулы камалышта кала. Командующийлары Фридрих Паулюс һәм аның штабы белән берлектә армиянең исән калган сугышчылары әсирлеккә төшә. Әлеге зур җиңү уңаеннан башка­лабыз Мәскәүдә салют яңгырый, ә Германиядә өч көнлек траур игълан ителә.

Артиллерия залплары белән башланган әлеге контрһөҗүм уңаеннан 19 ноябрь Артилле­ристлар көне буларак билгеләп үтелә башлый. Ә 1944 елдан СССР Югары Советы президиумы ука­зы нигезендә рәсми бәйрәм көне дип игълан ителә. 1964 елдан Ар­тиллерия һәм ракета гаскәрләре көне дип үзгәртелә. Чөнки бу ва­кытка Кораллы көчләрдә ракета куллану зур үсеш ала.

Миңа да шушы гаскәрләр со­ставында ике ел Ватан алдында­гы изге бурычны үтәргә насыйп булды. Һич икеләнмичә әйтәм, артиллерия гаскәрләренә кара­та бары яхшы, уңай фикерләр генә калды.

Без – совет мәктәбендә бе­лем алган буын. 9-10 сыйныф­ларда безгә атнага ике тапкыр башлангыч хәрби әзерлек (НВП) дәресләре керә иде. Яңа гына Со­вет Армиясе сафларыннан кай­тып, әле солдат формасын да салмаган Усаклык авылы еге­те Николай абый Шамукаев (ул сержант иде) укытты безне. Ул бездә үз фәненә мәхәббәт уятты. Аның дәресләрен көтеп ала идек. Моңа үзебезнең дә тиздән хәрби хезмәткә алыначагыбызны тою да этәргеч биргәндер.

Ниһаять, армия сафларына чакырып, кулга повестка тоттыр­дылар. Бу – горурлык та, күңел түренә кереп оялаган икеләнү, шикләнүләр дә. “Кайда, нинди җиргә эләгермен?” дигән борчу­лы уйлар тынгы бирми. “Үзеңне мораль яктан әзерләргә кирәк” дигән киңәшләр менә шунда ярдәмгә килә дә инде. Ә физик яктан әзерлек хезмәт итә баш­лагач алгы планга чыга.

Татвоенкоматта берничә көн үткәрергә туры килде. Ру­пордан фамилияләрне кыч­кыра торалар, чакырылганнар китә торалар. Ниһаять, дүртенче көн дигәндә минем исем дә яңгырады. Бергә килеп, әле ки­теп өлгермәгән иптәшләр белән кочаклашып саубуллашабыз да, бушый төшкән биштәрләребезне сөйрәп, әйтелгән урынга юнәләбез. Безне алырга килгән “покупательләр” күңелдәге авыр уйларны бик тиз таратып ташла­дылар. Армия хезмәтенең берен­че чирканчыгы шуннан башлан­ды, дисәк тә, һич арттыру бул­мас. Килгән сержантларның бар белгәннәре “быстрей” да “бегом” гына!

Берничә кат тикшереп, бар­лап чыкканнан соң, зур сары ав­тобусларга төяп, тимер юл вок­залына алып киттеләр. Тагын бер кат барлап, поезд вагонна­рына утырттылар. Кая юл то­туыбызны, нинди гаскәрләргә эләгүебезне берәү дә белми. Сорасаң: “Баргач күрерсең”, – дип кенә җавап бирәләр. Бара торгач, Казан егетләре сержантларның телен “ачтыр­гач”, беренче яңалыкны ишет­тек: “учебкага”, “сержантская школага”.

8 май кичендә Оренбург өлкәсе Бузулук шәһәрендә по­ездлардан төшереп, стройга тезделәр. Исемлек буенча бар­лап чыктылар да, җәяүләп, кич­ке шәһәр урамнары буйлап алып киттеләр. Шәһәр мунчасы аша үткәреп, солдат киемнәре бирделәр. Казармага кайткач, ба­рыбызга да погоннар, петлица­лар һәм кулъяулык зурлыгын­да ак якалар өләштеләр. Иртәгә, дөресрәге бүген (йөри торгач ярты төн узган иде инде) 9 май – Җиңү бәйрәме көне. “Торже­ственное построение” булачак. Анда һәр солдат (дөресрәге – курсант) энәдән-җептән чыккан шикелле наять булып басып то­рырга тиеш! Төне буе погоннар, петлицалар тектек.

Беренче тапкыр куллары­на энә-җеп тотканнарга аеруча авырга туры килде. Йокылы-уя­улы килеш теккән погоннары я аркага каерган була, я алга чы­гып тора. Сержантлар артык ва­кланмыйлар, погонны йолкып алалар да яңадан тегәргә куша­лар.

Беренче тапкыр ак яка тегү күпләр өчен газапка әйләнде. “Бляха”ларны ялтыратып, күн итекләрне “баксылап” куй­дык. Йөри торгач, “общее по­строение” игълан иттеләр. Бер кат барлап чыктылар. Эшләре бетмәгәннәрне (андыйлар да бар иде) аерып алдылар. Ә безгә “го­лый торс” (билдән шәрә) калып, урамга чыгып тезелергә боерык бирделәр. Иртәнге сәгать алты тулган иде. Физзарядкага алып киттеләр. Беренче көнне үк 3 ча­крым йөгерттеләр. Артиллерия гаскәрләрендәге хәрби хезмәт шулай башланып китте.

Мин монда артык яңалык ачарга теләмим. Бик күпләрнең хезмәте шулай башлангандыр. Безгә бары тик 9 май бәйрәме туры килеп, “повезло” гына.

Хезмәт итә торгач, үзебезнең кем буласыбызны белдек: ар­тиллерист-разведчиклар, ягъ­ни безнең урын – алгы сызык­та. Калкурак һәм яшерен урын­га урнашкан күзәтү пунктын­нан (НП) күзәтеп, “дошманның” ут нокталарын табарга тиеш­без. Аларның төгәл коорди­наталарын билгеләп, бездән берничә чакрым артта, яшерен позициядә торган батареяга ра­ция аша тапшырасы. Батарея командиры безнең белән, ко­мандаларны ул бирә. Ә тегендә батареяның өлкән офицеры (СОП) кабул итеп ала. Бу – бик зур төгәллек сорый торган, кат­лаулы математик процесс. Га­убицадан атучылар үзләре цельне күрмиләр. Без биргән мәгълүматларны СОП белән “вычислитель” бик яхшылап эшкәрткәннән соң килеп чык­кан “данный”ларны гаубицаның панорамасына урнаштыралар. Ә без исә НПдан һәр атылган снарядның кайда төшеп шарт­лаганын дальномер һәм бус­соль ярдәмендә координатала­рын билгеләп барырга тиеш. Менә монысы була “корректи­ровка огня”. 19 ноябрь иртәсендә Сталинград тирәсендә башлан­ган “артподготовка” менә шул була инде.

Ел ярым Германиядә хезмәт итү дәверендә бик күп хәрби өйрәнүләрдә катнашырга туры килде. Безнең артполктан ба­тарея командиры капитан Бой­ко белән мине немец артилле­ристлары белән берлектә узган “учение”гә дә җибәрде. Безнең өч аяклы дальномер белән бус­соль урынына аларда ул вакыт­та ук электрон приборлар күреп шаккаткан идек. Өч көн, өч төн барган хәрби өйрәнүләрдән без комбат белән бик күп уңай тәэсирләр алып кайттык.

Хезмәтнең икенче елын­да безнең артиллерия полкына яңа гына заводтан чыккан САУ- 152 үзйөрешле гаубицалар кай­тара башладылар. Ә безгә исә за­манча җиһазлар урнаштырыл­ган МТ-ЛБ(у) дип аталучы чыл­бырлы хәрби разведка маши­насы бирделәр. Шулай булса да, “учение”ләр вакытында16 ки­лограммнан артык өч аяклы дальномер, шулай ук өч аякка беркетеп куела торган буссоль һәм шкалалар урнаштырылган хәрби бинокль безнең төп кора­лыбыз булып калды. Артиллерия полкы булганлыктан, 19 ноябрь чын бәйрәм рухы ала иде. “Тор­жественное построение”, “празд­ничный обед”, ә кич клубта кино күрсәтәләр. Башка чаралар да була.

19 ноябрь – Артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне уңаеннан әлеге кораллы көчләр составын­да хәрби хезмәт үткән һәм бүген хезмәт итүче райондашлары­бызны бәйрәм белән котлыйм. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, имин тормыш телим. Артиллерия зал­плары истәлекле бәйрәмнәрдә салют биргәндә генә яңгырасын! Язмамны артиллеристлар горур­ланып әйтә торган русча сүзләр белән тәмамлыйм: “Мы не элита, мы – боги войны!”

Азат Гыйльметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев