Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Бабай утары”нда кунакта

Район ветераннар советы җитәкчесе Илгиз Низамов өлкәннәр өчен Башкортостанның Туймазы районы Төмәнәк авылындагы “Бабай утары”на экскурсия оештырды

Зур тырышлык белән төзелгән бу этнографик комплекс безне татар авылларының үткәненә, балачагыбызга алып кайтты.

Автобустан төшүгә хуш исле агачлар, чәчәкләр үз хозурына ала. Саф урман һавасы. Капкадан керү белән зур осталык белән агачтан ясалган төрле зурлыктагы сыннар каршы ала. Этнографик комплекста революциягә кадәрге чордан башлап СССР вакытында кулланылган бик күп экспонатлар тупланган. Ул вакытта бик сирәк кешеләрдә генә булган җиңел машиналар һәм мотоциклларның ниндиләре генә юк! Ишегалдында, “ә без һаман сезнең белән” дигәндәй, төрле төстәге әтәч-тавыклар үлән ашый. Якында гына сиртмәле кое, тимерче алачыгы, кара мунча, 1870 елда салынган җил тегермәне, талчыбыктан үреп ясалган читән йорт, сәмән кирпеченнән салынган бүрәнә өй һ.б. Һәр бинада шул дәвердә киң кулланылышта булган йорт кирәк-яраклары урын алган. Мичне ягып, әнкәйләребез кебек, якыннарың торуга көлчә-тәбикмәкләр пешерергә була.

Зоопаркта безне аккошлар, фазаннар, төньяк боланнары, пони, тавис кош сәламләде. Рәхәт сәяхәт ахырында ачык йөзле уңган пешекчеләр аш өстәле артында өй ризыклары белән сыйлады. Шифалы үләннәр кушып ясалган чәйләр, тәбикмәкләрдән тыш күчтәнәчкә кулай үлән чәйләре җыелмасы, шифалы үләннәрдән җыелган берничә төрле бал нур өстенә нур булды.

Рәмилә Дәүләтова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев