Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Алдау көне булды бугай

Бер атна авылда: “4 сентябрьдән районда, бөтен авылларда да газ бетә. Газүткәргечтә ремонт ясау өчен газны аерачаклар”, – дигән сүзләр йөрде.

Бер атна авылда: “4 сентябрьдән районда, бөтен авылларда да газ бетә. Газүткәргечтә ремонт ясау өчен газны аерачаклар”, – дигән сүзләр йөрде.
Район үзәгендә үзәк газ торбаларын ремонтлау 3-4 көнгә сузыла икән, диделәр. Ул сүзләр каян чыккан, халык арасында ничек таралган – анысы билгеле түгел. Шул хәбәр таралгач, имеш, кибетләрдә электр плитәләрен, электр җылыткычларын, электр чәйнекләрен һәм башкаларны алып бетергәннәр, дигән сүзләр дә ишетелде. Мин дә, үз чиратымда, өч-дүрт көнгә җитәрлек итеп боткалар, йомыркалар пешереп, чәй кайнатып куйдым. Чәйне салкын килеш тә эчеп була. 
4 сентябрь үтеп китте, 5 сентябрь җитте: газ бетмәде. Алдагы көнне генә күршем: “Мин газ котелын аерып, краннарны ябып куйдым”, – дип сөйләгән иде. Ә мин аермадым: газ яна бит. Әллә кибетләрдә күптән сатылмый “яткан” электр приборларын сату өчен шундый хәбәр тараттылар микән?! Алай булуы да бик мөмкин! Апрельдә алданмаган идек, апрель “ачуын” сентябрьдә алдылар. 
Электр энергиясе бирү буенча да хилафлыклар булды. Берничә тапкыр көн буе ут булмады. Кайбер көннәрдә эсселек 40-42 градус җылы булды бит. Ашамлыклар исләнә, бозыла башлаган иде, чөнки суыткыч, туңдыргыч эшләмәде. Элек электриклар авылларда ремонт эшләре башкарасы булса, халыкка белдерү җиткерәләр иде. Хәзер хәбәр итмиләр бугай.

Зариф Гарифуллин.

Тат Шуран авылы.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев