Әй, Кукмара, Кукмара, якынайды бит ара
Даими укучыбыз Рәмилә Дәүләтова онытылмас хисләре белән бүлеште
Араларны кем якынайта?
Районыбызда туризм эшен оештыручы Илүсә ханым тиз арада 17 кешелек төркем җыйды. Ямьле җәйге иртәдә без ерак Кукмарага юл алдык. Сәяхәт ул – икенче гыйлем, дип юкка әйтмиләр. Яр Чаллыны узганнан соң күпләр өчен яңа, моңарчы күрмәгән манзара башланды. Кызыксынып, һәр төбәкне күзәтеп, үз ягыбыз белән чагыштыра-чагыштыра бара торгач, озын юлыбыз 250 чакрым ераклыктагы Кукмарага китереп тә җиткерде. Ә анда, әйтерсең, бик якын туганнары кайтуын көткәннәр! Бермәлгә кыенсынып та куйдык.
Татарстанның төньяк чите – Аш-Буҗи
Менә без Татарстанның төньягында, Киров өлкәсенә терәлеп торган, 700ләп кеше яшәүче, хәтта балалар бакчасында, башлангыч мәктәбендә 50-60ар баласы булган искиткеч матур Аш-Буҗи авылында. Монда 15 елдан артык аракы сатылмый. Буш торган өйләр юк. Килеп урнашучылар – бары тик татарлар. Телебезне, милләтебезне саклауның уңай үрнәге бит бу! Ихата саен 3-4 техника. Сәфәребездә без авылым дип җан атучы бик күп милләттәшләр белән таныштык. Шуларның берсе – күрше-тирә авылларны гына түгел, хәтта Удмуртия, Мари-Эль, Киров өлкәсен тәмле икмәк һәм сөт ризыклары белән тәэмин итеп торучы Фәнис Хәмәтдинов һәм аның булдыклы уллары.
Туган җиргә тугрылыклы гаилә
Фәнис әфәнде заманында колхозда агроном-агрохимик, күмәк хуҗалык рәисе булган, профсоюз комитетын, авыл советын җитәкләгән. Хәзерге көндә “Кукмара сөте” ширкәте директоры. Укытучы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булып, гаилә учагын саклаучы Гөлфия ханым белән үзләре кебек үк туган якларына тугры, тырыш ике ул үстергәннәр. Олы уллары Илгиз тормыш иптәше Ләйсән белән (ул бик күп мөслимлеләр мәхәббәтен яулаган блогер да) – сату-алу эшендә. Кече уллары Фәнүс берсеннән-берсе тәмле камыр ризыклары җитештерүче ике пекарняны җитәкли.
Хәмәтдиновлар эшмәкәрлеге һәм иганәчелеге
Хәзерге көндә Хәмәтдиновлар йөздән артык төрдә камыр эшләнмәләре һәм сөт продуктлары җитештерә. Болардан тыш алар чеби фермасы тоталар. Шулай, һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата. Юкка гына тәвәккәл таш яра, димиләр бит. Шәхси эшмәкәрнең дә акчаны көрәп алмавы һәркемгә мәгълүм. Фәнис әфәнде күп еллар буена авылда үтүче күпсанлы спорт уеннары һәм төрле мәдәни чаралар оештыруга иганәчелек итә. Аның тәкъдиме һәм матди ярдәме белән Аш-Буҗи авылы тарихы барланып, бик затлы, искиткеч бай эчтәлекле “Аш-Буҗи авылы” дигән тарихи-энциклопедик альбом-китап чыгарылган.
Чишмә – әниләргә бүләк
2 ел элек игелекле авылдашлары ярдәме белән Фәнис туган авылында әнисенә багышлап чишмә ача. Исемен дә “Флера – әниләр чишмәсе” дип куя. Элек ташландык йорт булган урында хәзер челтерәп чишмә ага. Зур самавыр рәвешендә ясалган чишмәнең тирә-ягы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Янында эскәмия, атынгыч ясалган, алар ямь өстенә ямь бирә. Сәяхәт дәвамында күргән иң күп мәчетле мөхтәсибәт; якшәмбе мәктәбе исеме белән эшли башлап, бүгенге көндә республикабыздагы 8 рәсми дини уку йортының берсенә әйләнгән, ел саен йөзләгән укучыны гыйлемле һәм дипломлы иткән, исеме еракларга таралган Мәчкәрә мәчет-мәдрәсәсе; Үзәк мәчет; данлыклы итек, савыт-саба сату кибетләре; җирлектәге дини вәзгыять, инфраструктура үсеше хакында горурланып сөйләүче Фәнис Хәмәтдинов, район мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм аның командасы; киң күңелле Исмәгыйль Исрафилов, Кукмараның уку-укыту эшләре буенча җаваплы абыстае Кәтибә, дөнья бәяседәй глобаль планнар белән яшәүче, безгә тирән хөрмәт күрсәткән, рухи дөньябызны бер баскычка югары күтәргән кунакчыл Кукмара, Туеш, Аш-Буҗи, Мәчкәрә, Өлге, Әсән-Елга һ. б авыл халкы безнең күңелләрдә, матур төш кебек, әле бик озак сакланыр.
Кунак ашы – кара-каршы
Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә теләү һәркемнең күңел халәтедер инде ул. Районыбызның да сөйләр уңышлары, күрсәтер матурлыгы булуын күздә тотып, үзебезнең дә кукмаралыларны чакыру теләге туды. Шөкер, табигать “патшасы” да Мөслимебездән берни дә кызганмаган. Менә ул көн килде. Изге уй-фикерләребезгә теләктәшлек күрсәткәндәй, кояшлы иртәдә җирлегебезгә аяк баскан мөслимәләрне Мәлләтамакның “Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Өлфәт хәзрәт Мортазин һәм аның командасы каршы алды.
Мөслим районында кунакларны ничек каршы алдылар?
Әлеге мәчет белән танышканнан соң Мөслим мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин кунакларны “Кояшлы Ык” ял паркына чакырды. Сәяхәт Ислам мәчетендә дәвам итте. Туган якны өйрәнү музее да кунаклар күңеленә хуш килде. Пушкин урамы буйлап җәяүле сәяхәт, андагы обьектлар да һәркемдә зур соклану тудырды. Сәфәр Җәмигь мәчетендә дәвам итте. Мәгърифәт үзәге җитәкчесе Мөнир хәзрәт Борһанов “Вакыт комы” мәгърифәт үзәгенә тупланган экспонатлар белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
Фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу
Мөхтәсибәтнең хатын-кызларны укыту буенча җаваплы остабикәсе Сәрия Шакирова, җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Илүсә Исламова чыгышлары һәркемгә ошады. Фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу чәй өстәле артында дәвам итте. Очрашу ике як өчен дә файдалы булды. Әйе, кем өчендер без беркем түгелдер, ә кем өчен – олы бер терәк. Үз иткәннәр белән күңел биреп, аралашабыз без бик теләп.
Сәяхәтләрнең әһәмияте
Безгә шундый матур аралашу, чит җирләрне күрү, күңел сандыгыбызны баету мөмкинлеге тудырган Илүсә ханым Исламовага рәхмәтебез чиксез. Бездән читтәге дини вәзгыятьне, милли гореф-гадәтләргә карашны өйрәнеп, уңай үрнәкләрне оныкларыбызга җиткерү, рухи кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыру юлларын камилләштерү һәркем өчен дә файдалы дигән фикердә мин. Дөнья байлыгын ахирәткә алып барып булмый. Бу дөньяның байлыгы бу дөньяда кала. Күңел байлыгыбызны арттыручы, яшәү матурлыгын күрсәтүче очрашулар дәвамлы булсын!
Рәмилә Дәүләтова. Мөслим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев