Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Мөслим лицее укучылары фестивальдә катнашты

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган X республика фестиваленең гала-концертында Мөслим лицее укучылары да чыгыш ясады.

- 1 нче декабрь көнне Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага багышланган X республика фестиваленең гала-концерты узды.
Фестивальдә Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Сарман, Тукай, Саба, Мамадыш районнарыннан килгән балалар һәм өлкәннәр шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
Мөслим лицееның 3б сыйныфы укучысы Ясминә Шәмсетдинова (җитәкчесе Светлана Иванова ) нәфис сүз номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Финал өлешендә чыгыш ясаучы 1 нче сыйныф укучысы Илиза Мөҗиповага, 9 нчы сыйныф укучысы Илназ Муллагалиевка "Җыр" номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом һәм махсус бүләкләр тапшырылды. Укучыларның җитәкчеләре- Лилия ЗаяноваТатарстан Республикасы мәдәният министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде, - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән

Фото - мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев