Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Көзге муллык

Җәй буе үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрне урнаштырыр чак җитте.

Авылда эшнең кызган чагы. Җәй дәвамында күпме көч түгеп үстергән уңышны җыябыз. Уңыш, Аллага шөкер, мулдан. Кыяр-помидорны кая куеп бетерергә белгән юк. Тозлыйбыз да, салатлар да ясыйбыз. Ташкабакны, мәзәктәгечә, үзебез ашап туйгач, күршеләргә, дус-туганнарга өләштек. Ярый әле быел чия күп булмады. Компот ясап арып бетә идем. Карлыганны әни ярата, шуңа компотка “әрәм итмәдек” варенье ясадык. Бәрәңге дә “ничава” күренә. Үткән ел бәрәңге уңышы начар булгач, быел бу тамыразыкның үсешен сулыш алырга да куркып күзәтте бугай халык. Нәрсә генә дисәк тә, табынны, аш-су әзерләүне бәрәңгедән башка күз алдына китереп булмый бит. Шулай инде, язын, чәчкәндә, аз булыр кебек, көзен кая куярга белмибез. “Бүтән болай күп утыртмыйм”, дип антлар
эчәбез дә, киләсе елга тагын шушы хәл кабатлана. Руслар әйтмешли, “замкнутый круг”! Алла ярдәм бирсен безгә!

Динара Сәлахова, Мөслим

Фото - ru.freepik.com​​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев