Форумда катнаштылар
Форум 3 этапта үтте.
Мөслим туган як музее директоры Нәзилә Бәдертдинова “Җаек (Урал)елгасы бассейны татарлары: тарих һәм хәзерге заман” темасы астында үтүче, Җаек елгасында IX Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашты. Форум 3 этапта үтте.
1 нче этап Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәрендә 26-27 сентябрьдә, 2 нче этап Ырынбур өлкәсе: Черный Отрог, Татар Каргалысы һәм Мостафа авыллары, Ырынбур шәһәрендә 28-30 нчы сентябрь – 1 нче октябрьдә, 3 нче этап Казахстан: Уральск шәһәре, Сарайчык музей-тыюлыгы, Атырау шәһәрләрендә булды. Нәзилә Наиловна чит өлкәләрдә яшәүче татарларны, якташларыбызны барлап, алар белән аралашып, туган җиребез Мөслим турында сөйләп, милләттәшләребезне Мөслимебезнең тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды. “Мөслимдә туризм үсеше” темасына чыгыш ясады.
Фотолар - Туган якны өйрәнү музееннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев