Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Фоат Садриев иҗатына багышланган кичә

Район үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим урта мәктәбе укучылары белән Ф.Садриев иҗатына багышланган интеллектуаль уен оештырдылар.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта  мәктәбендә 8 сыйныф укучылары өчен район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара халык язучысы, прозаик, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе  лауреаты,  Язучылар берлеге әгъзасы, «Ел китабы» конкурсының күп тапкыр җиңүчесе Фоат Садриевка багышланды.  Уен барышында катнашучылар аның биографиясе һәм иҗаты белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Югары сыйныф укучылары үзләренең белем запасын күрсәтеп кенә калмыйча, уңай эмоцияләр дә алдылар, Фоат Садриевның тормышы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, аның ике дистәгә якын сәхнә әсәре, күпсанлы хикәяләр, юморескалар, повестьлар, романнар ("Бәхетсезләрнең бәхете"; "Иртәнге җил", «Дәверләр аһәңе», "Көлми торган кеше", "Авылдан хатлар" һ.б.) авторы икәнен белделәр. Шулай ук "Фоат Садриев һәм аның иҗаты" исемле китап күргәзмәсе дә оештырылды, - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән. 

Фото - Мөслим урта мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев