Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

«Аргамак» ат комплексы ял итү үзәгенә әйләнгән

«Аргамак» ат комплексында каникул чорында күрше тирә район-шәһәрләрдән дә кунаклар булган.

Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбызда бик күп кызыклы чаралар үткәрелде. 

Шундый чаралар  "Аргамак" ат комплексында да оештырылды. Безгә бу көннәрдә 430дан артык кунак килде. Кунаклар узебезнен район үзәгеннән, авыллардан, күрше Сарман, Актаныш, Азнакай, Әлмэт районнарыннан килделәр. Атларны үзләре белән алып килгән күчтәнәчләр белән сыйладылар, бик күп сораулар бирделәр. Теләгән һәркем атларга, пониларга атланып, җигүле ат чанасына утырып йөрделәр. Кыскасы, безнең ат комплексы каникул чорында мавыктыргыч ял итү үзәгенә әйләнде, - дип хәбәр итә Фазаел Вәлиев.

Фотолар - Фазаел Вәлиевтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев