Аллаһы Тәгалә янәшәдә генә
Байтак еллар элек булган бер хәл күңелдән чыкмый. Ул елны кыш суык килде. Өйгә кергәч кыймшанасы килми, тик маллар карарга кирәк.
Бер кичтә сыерга печән төшерергә дип, сарай түбәсенә менеп киттем. Алҗау, печәнне көчкә каерам. Ындыр артындагы агачлыктан ябалак тавышы ишетелә. “И Аллам, бу ябалакны күрергә иде”, – дигән уй килде. Икенче көнне эшкә киткәнче биш минут булса да башны мендәргә терәп торыйм дип ятып торганда тәрәзәгә ышкылып нәрсәдер килеп төште. Эшкә киткәндә бакча ягына күз салсам, исем китте. Ак төстә, каурыйлары тәңкә-тәңкә бизәкле ябалак яшел түгәрәк күзләре белән миңа карап тора. Мәһабәт, горур карашлы ябалак мине үтәдән-үтә күрәдер кебек: “Күрәсең килдемени?! Менә мин шундый!” – дип әйтә төсле тоелды. Шуны әйтәсем килә: Аллаһы Тәгалә янәшәдә генә. Безнең һәр гамәлебез, әйткән сүзебез, теләкләребезне ул ишетеп, белеп тора.
Әлфия Зиннәтуллина, Югары Табын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев