Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Кукуруз

Кукуруз — берьеллык үсемлек, тропикларда 6 метр биеклеккә җитә.

 

Кукуруз — берьеллык үсемлек, тропикларда 6 метр биеклеккә җитә. Чуксыман тамыр системасы өстәмә терәк тамырлар җибәрә. Туры, ялгыз сабакларында 7 см га кадәр диаметрлы буыннары беленеп тора. Яфраклары киң, кыяк ланцетсыман, яфрак төпләре сабакны колачлап тора. 14 мм га кадәр озынлыктагы ата чәчәкләре эре-эре оч себеркәчләргә җыелган.  Ана чәчәкләре яфрак куентыкларында үсүче чәкәннәр эчендә утыра. Чәкәннәре яфраксыман төргәкләргә  уралган.  Җимешләре - актан алып карага кадәр диярлек төсле, йомры бөртекчәкләр, тигез вертикаль рәтләргә урнашканнар. Август-сентябрьдә чәчәк ата, җимешләре сентябрьдә- октябрьдә өлгерә.

Медицинада чәкәннәр өлгергән чорда җыелган авызчыклы кукуруз баганачыкларын файдаланалар. Аларда ситостерин, ситостерол, стигмастерол, гликозидлар, сапониннар, кпиртокетантин, май, эфир мае, В1, В2, В6, К, С, Д, Е витаминнары, сумалалы матдәләр, сәмихсыман матдәләр, пантеон кислотасы, инозит, алкалоидлар, микроэлементлар, ачы матдәләр, сәмихләр бар. Кукуруз мае — Е витамины чыганагы,

Кипкән авызчыкларын, сыек экстрактын һәм алардан эзерләнгән кайнатманы холецистит, холангит, гепатит белән авырганда һөм төрле кан китуләр вакытында  үт кугыч, сидерткеч һәм кан туктаткыч чара сыйфатында кулланалар.

Кайнатма әзерләү өчен 10 г кипкән кукуруз чәчәге авызчыгына (3 аш кашыгы) 1 стакан кайнар су салалар һәм эмаль савытта кайнаталар, аннары суыталар, сыгалар һәм 200 мл га җиткерәләр. Кайнатманы ашарга 3-4 сәгать кала 1/4 әр стакан эчәләр.

Кукуруз орлыкларында 61% ка кадәр крахмал бар һәм ул порошоклар, пудралар хәлендә яраларны томалау (сибү) средствосы сыйфатында файдаланыла.

Бездә бу культураны илнең төрле районнарында игү буенча шактый зур тәҗрибә тупланды һәм таратылды. Аның илебездә чыгарылган югары продуктлы сортлары бар.

Кукуруз орлыкларыннан үрчи. Аларны 6-8, кайчакта 12 см га кадәр тирәнлеккә чәчәләр. 

Чимал хәзерләгәндә чәчәк авызчыклары белән баганачыклар учмасын гадәттә кул белән өзәләр, әмма пычак яки урак белән кисеп җыярга да ярый. Чималның карала башлаган кисәкләрен алып ташлыйлар. Кисеп җыю  белән үк чималны юка гына итеп (1-2 см) кәгазьгә, чүпрәк җәймәгә тараталар, яхшы җилләтелә торган чормада өсте ябулы башка урында киптерәләр.

Кояшлы җәйге һавада чимал 4-5 көндә кибә. Киптергечләрдә киптергәндә температура 40° тан артмаска тиеш. Киптергәннән соң да чималны 1-2 көн яткыралар. Чималны яхшы җилләтелә торган бүлмәдә тукыма капчыкларда саклыйлар, чөнки ул дым тартучан була. Яраклылык срогы —3 ел.

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев