Каз үләне (лапчатка прямостоячая)
Бу ыругның 500 төре бар, шулардан безнең илдә 150 төре үсә.
Каз үләне роза чәчәклеләр семьялыгына керә. Узик дикий, калган, дубравка, пуповник, древлянка, заплет, дубровный корень, пупная трава исемнәре белән дә очрый.
Каз үләне Россиянең Европа өлешендә, Кавказда, Көнбатыш Себердә таралган.
Бу —50 см га кадәр биеклектәге күпъеллык үлән үсемлек; кыска, юан, горизонталь диярлек,
югарыгы өлешләрендә тармакланучан, үсемлеккә куаксыман форма биреп торалар. Вак чәчәкләре ялгыз-ялгыз утыра, диаметрлары
Даруга тамырчыларын файдаланалар; аларда дубиль матдәләр, гликозил торментиллин, эфир торментол, фир мае (цинеол), флобафен пигменты, протокатех, хин һәм эллаг кислоталары, флавоноидлар, балавыз, сумалалар, крахмал, флороглюцин, шикәрләр бар.
Каз үләнен ашказаны-эчәк тракты авырулары, ашказанының язва авыруы, авыз куышлыгында ялкынсыну процесслары, стоматитлар, гингивитлар, ангина, зәңгелә вакытында, шулай ук эч китүдән һәм дизентериядән бөрештерүче һәм ялкынсынуга каршы чара сыйфатында кайнатма һәм брикетлар хәлендә кулланалар.
Кайнатма әзерләү өчен кофе тарткычта вакланган 2 чәй калагы тамырча алалар, аны сулы җылыткычта 20-30 минут 1 стакан суда пешерәләр, кайнатманы 200 мл га кадәр җиткерәләр, ашарга 30 минут кала яки ашаганнан соң 1 сәгатьтән көнгә 3-4 тапкыр 1 әр аш калагы эчәләр.
Халык медицинасында каз үләнен геморройдан, язвалардан, трихомонад кольпитыннан, төрле тимгелләрдән, чиләнүчән экземадан һәм башка авырулардан кулланганнар.
Ветеринариядә каз үләне тамырчаларын стоматитлардан, фарингитлардан, ангинадан кулланалар.
Үсемлек тамырчалары порошогын косметик максатларда тешләрне чистарту өчен файдаланалар; ул теш уртлары ялкынсынуын кисәтә, авыздан килә торган начар исне бетерә.
Тамырчаларны тәмләткечләр сыйфатында балык консерваларына салалар. Аларны шулай ук тукымаларны кызыл һәм кара төсләргә буяу, тире иләү өчен дә файдаланырга ярый.
Каз үләне — орлыкларыннан һәм вегетатив юл белән - тамырча кисәкләреннән үрчетелә. Орлыкларын өстән-өстән генә рәтләргә чәчәләр, рәт араларын 40-
Чимал өчен төрле яшьтәге тамырчаларны чәчәк ату чорында казып алалар, балчыгыннан чистарталар, сабак һәм тамырларын кисәләр. Аннары аларны секатор яки кечкенә балта белән турыйлар. Каз үләнен 50— 60° температурада киптергечләрдә, ачык һавада яки кәгазьгә, чүпрәк җәймәгә юка гына таратып җилләтелә торган бүлмәләрдә, чормаларда киптерәләр.
Чималны коры, җилләтелә торган бүлмәдә саклыйлар. Саклау срогы — 4 ел.
Фото - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев