Үсемлекләр телен белүче
Табигать белән гармониядә яшәүче Ләйлә һәм Алексей Афанасьевлар йорт тирәсен дендрарийга әйләндергәннәр.
Алты сутый җир участогының һәр карышы яшеллеккә төренгән! Ниләр генә үсми анда! Исемен, сортын әйтеп, һәммәсенең үзенчәлекләрен бәйнә-бәйнә аңлатырга, сәгатьләр буе сөйләргә әзер Ләйлә апа. Матурлыкны үзләре тудырганнар, һәммәсен үз куллары белән тәрбияләп үстергәннәр.
Нәрсә белән булса да мавыгу я өр-яңаны өйрәнүгә этәргән берәр вакыйгадан башлана, я балачакка барып тоташа. Ләйлә ханымның бакчачылык белән мавыгып китүе әбисеннән үк килә икән. Урманчылар нәселеннән ул. Әнисе Наилә Шәрәфетдинова 1958 елда, Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Мөслим районына юллама белән эшкә кайта. Яңа Усы урман хуҗалыгында лесничий ярдәмчесе булып эшли башлый. Тол калган әнисен дә үзе янына алып килә. Әби, әни, оныклар өчен бакча эше уртак була. Наилә Мансуровна гомер буе урман хуҗалыгында урта звено белгече – лесничий ярдәмчесе булып хезмәт куя. 1961 елдан Мөслим урман хуҗалыгында эшли башлаган Наилә ханым – Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган урманчысы.
Кызы Ләйлә дә, гаилә һөнәренә тугры калып, Йошкар-Ола политехник институтына укырга керә. 1987 елда урман хуҗалыгы факультетын тәмамлый. Югары белемле урман белгече – инженер ул. Биш ел дәвамында Мөслим урманчылыгында лесничий ярдәмчесе булып эшли. Урман кисүне планлаштыру, оештыру, агач утырту, орлык хәзерләү аның вазифасында була.
– Дәү әни әниемә утыртырга дип өч төрле суган, кавын-карбыз орлыкларын биреп җибәргән. Электән яшелчә үстергәннәр. Өй тулы гөлләр чәчәккә күмелеп утыра иде. 1958-1961 елларда Яңа Усыдагы ике катлы контора буенда кыяр да үстергәннәр. Аны зур мичкәләрдә тозлап, Сабан туена китергәннәр. Бакча яратуым кечкенәдән килә, – дип искә ала Ләйлә ханым.
Бакчада энә төртер урын да юк. Яңа үсемлек алып кайтасы булса, ире, шаяртып, башта бакчадагы берәрсен казып алырга куша икән. Кояш төшкән урыннарны җимеш бирүче агачлар каплап алса, күләгәне куаклар, чәчәкләр, лианалар үз иткән. Һәр үсемлекнең үз урыны. Әтисенең төсе итеп саклаган чияләре әле дә пешеп утыра. Җимешләре бик баллы һәм “итләч”. 3-5 ел үскәннән соң кибә, әмма яңа урынга күчерү белән үсеп китәргә сәләтле бу чиянең сортын хәтерләми Ләйлә ханым.
“2,5 метр булып үсәргә тиешле абрикос агачы өй биеклегенә җитте, үз янында бернәрсә үстерми”, – дип шаярта. Әмма аның күләгәсендә махсус арка буйлап үрмәләүче розалар, берничә төрле туя, виногорад рәхәтләнеп үсә.
Өй дивары буенда егерме елга якын актинидия коломикта җимеш бирә. Тәме белән дә, кыяфәте белән дә кечкенә кивига охшаган әлеге куак – ике җенесле. Дүрт “кызга” бер “малай” туры китереп утыртырга кирәк. Көз көне генә кисәргә ярый. Җимешләрендә С витамины лимонныкына караганда да күбрәк. Язын декоратив үзлекләре белән гаҗәпләндерергә сәләтле. Чәчәк ата башлаганда яфрагы нык матур була. Алсу-ак бизәкләр белән чуарлана. Көзгә таба яшелләнә.
Кура җиләге, кара бөрлегән, зелпе, карлыган куаклары янындагы, чия төпләрендәге чәчәкләр төрлелегенә шаккатмалы! Салкыннар башлангач, чәчәкләрнең бер өлешен теплицага керткәннәр. Аларны аерым чүлмәкләрдә үстерергә ярата Ләйлә Марсельевна.
Өч төрдәге бакча җиләге үстерә Ләйлә апа. Төрле сортларны сынарга яратса да, соңгы елларда сезонга бер тапкыр җимеш бирүче “Хоней”, “Альроса”, “Мармелада” сортларын үстерә. Иң яратканы – эре, баллы җиләк бирә торган “Азия” сорты икән. Елга ике тапкыр җимеш бирүче ремонтант сортлардан “Елизавета II”, “Корона”, яздан алып көзгә чаклы җиләктән өзелми торган “Богема” – барысы егерме төрле сорт ел буена җитәрлек җиләкләр бирә. Үсентеләрне Ләйлә Афанасьева питомниклардан сатып ала.
– Бакча җиләген орлыктан үстерергә киңәш итмим. Алай утырканда, сортның барлык үзлекләре дә сакланып бетми, – ди Ләйлә апа.
Без килгәндә, җиләк күчерү белән мәшгуль иде хуҗабикә. 15 августтан да калмый башкарылырга тиешле бу эш быел бер айга диярлек соңарган.
– Нык эссе булды быел, яңгыр яумады.
Һәр түтәлгә тамчылап су сибү системасын көйләсәк тә, быелгыдай шартларда яңа үсентеләр авыр үсеп китәр иде. Шуңа күрә махсус соңарттык. Утырту белән үк өсләрен каплап куйдык. Шулай иткәндә дым саклана, салкын да куркыныч түгел. Температура минус 5 градуска төшкәч, бөтен плантацияне каплыйбыз, – ди ул.
Яшелчәләрдән кәбестә генә дә әллә ничә төрле бакчаларында! Маллардан бозау, кәҗәләр, кош-кортлар асрыйлар икән. Бәрәңге урынына аларга кабак ашаталар. Бер кабакны балта белән ярып безгә сузды Ләйлә апа. Төше тышчасыз кабак булып чыкты ул. Куак булып үсүче әлеге кабакны башка сортлар белән серкәләнмәсен өчен аерым үстерергә кирәк икән.
Үсемлекләрне тукландыру өчен махсус микробиологик препаратлардан – гуматлардан файдаланалар Афанасьевлар. Химик ысул белән ясалган препаратларны кулланмыйлар. Корткычлар белән бары тик биологик юллар белән көрәшәләр.
– Хәзер бакчачының төп эше җыештыру булырга тиеш. Үсемлекләрне корт ашаган чирле яфраклардан арындырырга, аларны яндырырга кирәк. Көлен ашлама буларак кулланырга ярый. Көз көне агач-куакларга бик күп су кирәк. Русча әйткәндә, “влагозарядковый полив” дип атала бу эш. Өч алмагачка бу рәвешле су сибү өчен бер көн вакыт китәргә мөмкин, – ди Ләйлә ханым.
Ике бөреле ботактан агач, куак, чәчәк үстерү серләрен белә торган Ләйлә ханым бакчадагы күләмле эшне ире һәм балаларыннан башка эшләп чыга алмаячагын таный. Мондый бакчаны ныклы гаилә генә үстерә аладыр.
Ире Алексей абыйның үз шөгыле бар. Ул умарта кортлары үрчетү белән мавыга. Берничә юкә бүкәне алып кайтып куйган. Эчен алып, багана умарта ясарга уйлый. Мондый ояны кортлар аеруча үз итә, ди. Бүгенге көндә Яңа Усыда 12 баш умарталары бар.
Җиргә төрткән таягы да чәчәк ата, ди рус халкы уңган-булган кешеләр хакында. Андыйлар байтак Мөслимбездә. Үзара хәбәрләшеп торалар икән үзләре. Махсус чатларда аралашалар, үсентеләр алмашалар. Бакча үстерү серләренә бергәләп өйрәнәләр. Андый кешеләр күп булганда тирә-ягыбыз да гөлбакчага әйләнә.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев