Уңыш мул булсын дисәң
Апрель – бакчачы өчен иң җаваплы ай. Бу чорда чәчү өчен җир әзерли башлыйлар.
Исегезгә төшерәбез: дымлы җирне казырга ярамый. Бу очракта җир кәсле булырга мөмкин, аларны ватып бетерү мөмкин түгел. Җирнең җитешкәнен көтегез, шул ук вакытта, бу эшне озакка сузарга да ярамый. Артык коры туфрак комга охшап кала, кислород белән начар тәэмин ителә. Андый җирдә уңыш начар була.
Җирнең оптималь дымлылыгын тикшерү өчен, бер уч туфрак алып, кысып карагыз. Җитешкән җир кечкенә кисәкләргә бүленергә тиеш. Җир нык ваклана икән, димәк, туфрак корыган. Тыгыз кисәк булып калган җир дымлы булуны күрсәтә.
– Теплицаны тәмләткеч үләннәр, кыяр, помидор утырту өчен әзерлибез. Иң элек теплицаны юарга кирәк. Бу кояш нурлары яхшырак үтеп керсен өчен кирәк. Андагы туфракны 3 процентлы бордос катнашмасы белән дезинфекцияләп чыгарга кирәк, – ди “Россельхозцентр” җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Апрельнең беренче яртысында иртә өлгерүче кәбестәне күчереп утырту тәмамлана. Айның икенче яртысында помидор, борыч һәм баклажаннарны күчерәләр.
Бакча җиләгенең 10-15 көнгә иртәрәк өлгерүен телисез икән, аның иртә өлгерә торган сортлары өстенә, дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз. Үткән ел утырткан җиләкләрне карап чыгыгыз: туфрактан чыккан үсентеләр булса, аларны җиргә батырып куегыз.
Туфракны эшкәртү белән кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, чөгендер чәчәләр. Суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар. Утыртырга өч атна кала бәрәңге бүлбеләрен баздан чыгарып, ачык һавада яисә якты абзарда таратып куярга кирәк.
Бакчада чүп үләннәренә каршы гербицидлар кулланырга мөмкин. Койма, абзар буенда чүпне киметү өчен үләнне “Ураган Форте”, “Глифос” яисә “Раундап” препаратлары белән эшкәртергә кирәк. Булачак түтәлләрдә чүп үләннәре аз булсын өчен иң нәтиҗәле ысул – чүпләрне тамырлары белән йолкып ташлау.
Мөмкинлек булганда, ылыслы агачларның тамыр астына җылы су сибү киңәш ителә. Бу тамырлар тирәсендә туң җирне эретергә һәм үсемлекләрне сусызланудан сакларга ярдәм итәчәк.
Җимеш агачларында көздән калган җимешләр булмаска тиеш. Аларны җыярга кирәк. Агач ботаклары көздән агартылмаса, моны яз башында эшләргә киңәш ителә (2 килограмм известька 100 грамм бакыр купоросы, 10 литр суга 20 грамм җилем). Бу агач кайрыларын кояшта янудан, зарарлы корткычлардан саклый.
Туяларны язын яисә көзен чистартырга онытмагыз. Иң гади ысул – тузансуырткыч белән чистарту. Бу процедура үсемлекне авырулардан саклау өчен мөһим.
Рәмилә Сәләмова
Фото – “Татар–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев