Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Май бәйрәмнәрендә бакчада нәрсә эшләргә кирәк?

Бакчадагы җирне язгы утырту эшләренә ничек әзерләргә, майның беренче көннәрендә бакчада нәрсә чәчәргә һәм бакча үсемлекләрен ничек тукландырырга мөмкин?

Майның беренче көннәрендә туфрак әзер булса, кишер, чөгендер, редис чәчәргә мөмкин. Ә көздән  теплицада  редис чәчкән кешеләр беренче майда ук уңыш җыячак. Башка культураларның орлыкларына килгәндә, аларны соңрак, туфрак +10 градуска кадәр җылынгач чәчәргә кирәк.

Май башында суган утырту белән шөгыльләнәләр. Көздән утыртылган суган һәм сарымсакны кар  бетеп  7-10 көннән соң тукландыралар: 10 литр суга 1 аш кашыгы мочевина салырга кирәк.  Катлаулы ашламалар беренчел тукландырудан соң 15 көннән кертелә.

Кишер чәчүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Орлыкларны алдан чәчүгә әзерләү яхшы. Моның өчен утыртырга бер-ике атна кала кишер орлыкларын капчыкка салырга һәм бакчага җиргә күмеп куярга киңәш ителә. Аннары , орлыкларны казып чыгарырга, алар инде шыткан була. Бу агротехник алым тамырнын зарарлаучы кишер күбәләгеннән котылырга ярдәм итәчәк.

Май ялларында помидор һәм борыч үсентеләрен теплицаларга  чыгарырга мөмкин, ләкин күчерергә ашыкмагыз. Үсемлекләр урам температурасына ияләшә торсыннар.. Үсентеләрне май ахырында – 15 нче, ә кайвакыт 20 нче числодан соң, ягъни туфрак 10-12 градуска кадәр җылынгач утырталар. 

Куакларны, агачларны, бакча җиләген катлаулы ашламалар белән тукландырырга вакыт.  Әгәр көз көне эшләнмәгән булса,  күпьеллык үсемлекләрне дә бүлеп, күчереп утыртырга мөмкин.

Оксана Исламова фотосы  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча май Яз