Карсыз кышта бакчада
Пешегү – бакча культуралары, барыннан бигрәк күп карлы районнарда киң таралган төшле җимешле агачларның зарарлануының бер төре. Ул кайрының һәм камбийның үлүеннән гыйбарәт.
Декоратив үсемлекләрнең күпчелеге һәм җимеш культураларының, декоратив төрләрнең кайберләре, аеруча абрикос, слива, чия каты пешегүгә бирешә. Җиләклеләрдән кайчакта кура җиләге, җир җиләге пешегә. Груша, алмагач, сырганак пешегүгә бирешми диярлек, әмма алар да, аеруча яшь үсентеләр, экстремаль очракларда пешегергә мөмкин.
Кайчакта бакчачылар пешегүнең барлыгы турында белми дә һәм аны туңуга кертә, шунлыктан үсемлекне тагы да каплый төшә (мәсәлән, кар белән) һәм моның белән хәлне тагы да катлауландыра, нәтиҗәдә пешегү килеп чыга. Бу хаталарны җибәрмәү өчен, туңуны пешегүдән аера белергә кирәк.
Туңган очракта беренче чиратта агач кәүсәсе (киселештә ул ачык та, ак та түгел, ә кара төсләрдә) һәм бер, ике еллык үсеш, гомумән ябалдашның өске өлеше үсеше зарарлана. Ябалдашның туңган өлешендә яфраклар вак, үсеш зәгыйфь яки ул бөтенләй юк.
Пешеккәндә иң элек кайры һәм ябалдашның аскы өлешендәге камбий зарарлана, агач, шул исәптән берьеллык үсентедә дә ачык, сәламәт булып кала ала. Ябалдаш өчен вак яфраклар һәм зәгыйфь үсеш яки үсешнең бөтенләй булмавы хас. Яфракларның вакытыннан алда саргаюы хас.
Пешегү белән көрәшүче агротехника алымнары үсү процессларының үз вакытында тәмамлануына, тукымаларның өлгерүенә һәм, нәтиҗә буларак, үсемлекләрне кышка әзерләүгә йогынты ясарга тиеш.
Барлык алымнар арасыннан иң ышанычлысы булып утырту өчен дөрес урынны сайлау тора. Абрикос, сливаның себер сортлары, комлы һәм киез чия сортларын бакчада кар катламы 40 см, чиянең гибрид дала сортларын 80 см артмаган урынга утыртырга киңәш ителә. Кар катламы 100 см җыелган очракта яшь груша һәм алма агачлары өчен пешегү куркынычы арта. Бакчагыз түбәнлектә, артык дымлы урында урнашкан очракта, пешегү хас булган үсемлекләрне утыртудан тыелырга кирәк.
«Коры кыш» пешегү куркынычын киметә. Бу очракта кыш чыгучы үсемлекнең ботагын карга тиюдән һәм явым-төшемнән саклаучы махсус корылма куялар. Моның өчен, мәсәлән ботак тирәли тимердән яки рубероидтан цилиндр ясап әйләндереп алалар (иске чиләкне файдаланырга мөмкин). Ботак тирәли дүрт тар гына такта кагып чыгарга мөмкин. Бу цилиндрның һәм турыпочмаклыкның өстен чүпрәкләр белән каплыйлар, ә өстенә пленка куеп дым керүдән саклыйлар.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев