Карлыганны күздән ычкындырмагыз
Карлыганнан мул уңыш алыр өчен, төрле авырулардан кисәтергә кирәк.
Карлыганнарның иң җитди авыруларының берсе – реверсия, яки яфракларның бөтәрләнүе. Аны яфрак һәм чәчәкләренең деформациясеннән танырга була. Яфраклар куе яшел төскә керә. Чәчәгенең касә яфракчыгы, җимешлек һәм серкәче шәмәхә төстәге таҗга охшап кала. Аның җимешләре я бөтенләй формалашмый, яки ямьсез кыяфәткә керәләр.
Карлыганда авыруның беренче билгеләре күренүгә, чирле яшь ботакларын кисеп яндырырга кирәк. Әгәр чир азган икән, иң яхшысы – куакны тулысынча төпләү. Бу чирне гөблә һәм бөре талпаны тарата, шуңа күрә карлыганны утырткан баштагы елларда, һәрвакыт, бу бөҗәкләр юкмы икәнен тикшереп торырга кирәк.
Фото – «Мөслим-информ»нан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев