Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Яранның яфраклары саргая

Яфраклар саргаю -- үсемлек сәламәт булмауның беренче билгесе.

 

Пеларгония (яран) - талымсыз гөл, шулай да, тәрбия тиешенчә булмаганда, ул да авыруларга бирешә (суны тиешенчә сипмәсәң, дренаж тишекләре булмаса, азот күп, чүлмәге тар булса). Яран үтәли җилне яратмый, аны җылыткыч приборлардан ераграк куегыз.

Яфраклар саргаю -- үсемлек сәламәт булмауның беренче билгесе. Саргая башлаган яфракларны өзәргә кирәк. Су сибүне киметегез. «Гамаир» яки «Алирин-Б» препаратлары белән эшкәртүнең файдасы бар. Нык зарарланган гөлне ташлау яхшырак. Аның туфрагын да башка кулланмаска кирәк. Авыруга бирешкән яран янындагы башка гөлләрне дә алда саналган препаратлар белән эшкәртәләр.

Наилә Сәлахова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев