Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Янәдән чәчәбез

Редис якты вакытның кыска булуын ярата, шуңа август – редис чәчү өчен иң кулай вакыт

Быел уңыш алу өчен кайбер яшелчәләрне янәдән чәчәргә мөмкин. Редис якты вакытның кыска булуын ярата, шуңа август – редис чәчү өчен иң кулай вакыт. Салат, укроп, петрушка һәм башка яшел тәмләткечләрне чәчәргә мөмкин. Торма, шалкан да – соң чәчү өчен уңайлы культуралар. Әлеге яшелчәләрне кышкы саклауга куярга телисез икән, июль ахыры-август башы – чәчү өчен иң яхшы вакыт. Борчакның тиз өлгерә торган сортына өстенлек бирегез, ул 1,5 айдан уңыш бирәчәк. Пекин кәбестәсен утыртырга була. Сарымсакны август ахырында утыртырга мөмкин. Көздән утыртканда, яхшы кышласын өчен, сарымсак бүлемтекләрен 15 сантиметр тирәнлеккә чәчәргә кирәк.

Август – бакча җиләген утырту өчен иң яхшы чор. Бу вакытка яшь мыекчалар формалашып өлгерә, аларны әзер түтәлләргә утырту җиңелрәк була. Бакча җиләген өч-дүрт ел саен яңа урынга күчереп утыртырга кирәк. Җиләк утырту өчен сайланган урынга черемә, компост һәм торф кертәләр. Барысын да яхшылап тигезләргә һәм атна дәвамында мул итеп су сибәргә кирәк. Бер атнадан соң үсентеләрне утыртырга мөмкин. Бу вакытта органик ашламалар җирне кирәкле барлык элементлар белән туендырырга өлгерә. Һәр чокырга бер үсенте утыртырга киңәш ителә. Үсенте яхшы үсеш алсын өчен урын җитәрлек булырга тиеш.

Фото – Татар-информ архивыннан  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев