Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Гөл яфрагын тамырландыру ысулы

Яфрактан тамыр җибәрә торган гөлләрне тиз тамырландыру өчен нәрсә эшләргә?

Хәзер инде кояш ныграк, ягымлырак карый башлады. Гөлләрне тамырландырырга куярга мөмкин. Гөл яфраклары якты җирдә торырга тиеш, шулай тизрәк тамыр җибәрә. Бу процесс тагын да тизрәк барсын өчен ярдәмчел препаратлар кулланырга була. Әзер препарат буларак «Корневин» яки үзебез куллана торган күмер (активированный уголь) әйбәт була.

Кайнап чыккан һәм суынган суга бер таблетка күмер салабыз да гөл ботакларын, яфракларны шул суга утыртабыз. Тамыр җибәрә башлагач, күмерле су урынына чиста су салырга мөмкин.

Тамыр җибәргән яфракларны туфракка утыртырга була. Һәр яфракны аерым стаканга утыртырга кирәк. Гөл яңа яфраклар биргәч, чүлмәккә күчерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев