Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Беренче уңышны алдылар

Күпчелек татлы борыч, баклажан һәм помидорны февраль азагында, март башында утырта. Ә райондашыбыз Чулпан Хәйруллинаның теплицасында апрельдән үк помидорлар кызара.

– Помидорны гыйнвар аенда ук чәчкән идек. Былтыр үстергән “Балконное чудо” сортыннан аермалы буларак, быел “Пуговка” сортлы помидорлар тизрәк өлгерде. Беренче үсентеләр күренә башлау белән савытны тәрәзә төбенә куярга һәм һава температурасын тикшереп торырга кирәк. Помидор җылы ярата. Помидорны иртәрәк тә утыртырга һәм ел буе ашарга була, – ди райондашыбыз. 

Борычны да, помидор кебек үк, күпкә иртәрәк чәчкән Чулпан апа. Үсентеләрне ул дүрт атна элек теплицага күчереп утырткан. 

– Яшелчәләр чәчәргә әле дә соң түгел, тик орлыкның тишелешен тизләтү өчен туфрак температурасын күтәрергә кирәк. Туфрак температурасы 28-32 градус җылы булганда, борыч 8-10 көндә, баклажан – алты-җиде, томат дүрт-биш көндә тишелеп чыга. Быел борычның “Биг Мама” һәм “Биг Папа” сортларын чәчтем. Орлыкларны нигездә интернет-кибеттән алам, – ди Чулпан Хәйруллина.

Лилия Шәймиева

Чулпан Хәйруллина фотосы. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 8 май санында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев