Банан кабыгыннан ашлама
Гөлләр әйбәт үссен өчен, банан кабыгыннан файдалы ашлама ясап була.
Кул астында булган әйберләрдән табигый ашлама ясап була. 3 литрлы банкага фильтр аша үткән су салырга яки чишмә суын кулланырга мөмкин. Су кайнамаган булырга һәм бүлмә температурасында булырга тиеш. Суга 2 банан кабыгы салырга, 1 банан, 1 апельсин кабыгы да салырга мөмкин. 2 тәүлек торганнан соң, ашлама өлгерә. Су сипкән кебек, гөлләргә сибәргә була. Ашлама озаграк торса, су кушып сибәргә кирәк.
Бу ашлама гөлләрне яшәртү, яфракларын ялтырату, үсемлекне ныгыту өчен файдалы. Хәзер бигрәк тә тукландырырга кирәк, чөнки көн әле озын түгел, кояш яктылыгы җитми. Гөлләргә ашламалар кертергә, ярдәм итәргә, тәрбияләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев