Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакчада – сентябрь

Сентябрьдә яшелчә бакчасында эшлисе эшләр

Сентябрьдә яшелчә бакчасында

Бәрәңгенең соң өлгерә торган сортларын казып алыгыз һәм тамыразыкларны җыю эшенә керешегез

Сентябрьдән дә соңга калмыйча бәрәңгене казып алып, базга салыгыз. Эш шунда ки, сабагы корыганнан соң ул инде үсми, шулай ук көзге яңгырлар һәм туфрактагы бөҗәкләр дә шактый зыян китерергә мөмкин. Сентябрьдә шулай ук чөгендер, кишер, ачы торма, шалкан һ.б. тамыразыкларны җыеп алырга кирәк.

Яшелчә түтәлләрен томалагыз

Әгәр синоптиклар сезнең төбәктә кырау төшәчәген вәгъдә итсә, яшелчә түтәлләрен спанбонд яки пленка белән каплагыз. Төнгә парник һәм теплицаларны ябыгыз, чөнки салкын төннәр яшелчәләр үсешенә һәм өлгерешенә тискәре йогынты ясаячак.

Туфракка биопрепаратлар кертегез

Әгәр җәйге сезонда түтәлләрдә гөмбәчекләр яки зарарлы бактерияләргә тап булсагыз, уңышны җыеп алганнан соң, киләсе сезонда әлеге проблема кабатланмасын өчен туфракны яхшылап эшкәртергә кирәк. Глиокладин, Алирин-Б, Триходермин, Бактофит, Фитоспорин-М, Гамаир һ.б. препаратлар зарарлы бактерияләр белән көрәштә бик нәтиҗәле чара.

Рассада өчен туфрак әзерләгез

Рассада өчен туфракны алдан ук әзерләргә кирәк. Анда чүп үләннәре кермәскә, шулай ук зарарлы бактерияләргә каршы эшкәртелгән булырга тиеш. Көзен туфрак тутырылган капчыкларны коры җиргә урнаштыралар. Шунда ук февраль-март айларында кулланырга ниятләгән ком, торф, көл һ.б. компонентларны да кертеп куярга мөмкин.

Ачык грунтта үстерелгән помидор һәм кыяр сабакларын җыеп алыгыз

Әгәр сез илнең көньягында яшисез икән, сентябрь – ачык грунтта үстерелә торган помидорлар һәм кыярлар өчен соңгы ай. Аларга салкыннар һәм авырулар зыян китермәгән булса да, җимешләрен җыеп алыгыз һәм сабакларын участоктан чыгарып ташлагыз. Авыру сабакларны яндырыгыз, сәламәтләрен компостка салыгыз яки җылы түтәлгә чимал буларак кулланыгыз. Ничек кенә булмасын, аларны кышка урынында калдырырга ярамый. Җыеп алынган яшел помидорларны кызартырга, шуннан соң табынга бирергә яки консервларга мөмкин.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев