Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Остазлар бүләкләнде

Күп еллар белем һәм тәрбия бирү системасында куйган хезмәтләре өчен остазлар бүләкләнде.

-28 сентябрьдә Казан шәһәре «Адымнар» полилингваль комплексы базасында тәрбияче һәм барлык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.​
Фестивальдә мәктәпкәчә белем бирү ветераннары, яшь педагоглар, методистлар, җитәкчеләр һәм башка хезмәткәрләр бүләкләнделәр. Безнең районнан әлеге бәйрәмгә хөрмәтле остазыбыз Раушания Шәрифуллина  да чакырылып яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен "Мактаулы остаз" мактау билгесе белән бүләкләнде.
"Карлыгач" балалар бакчасы шәфкать туташы Гөлнара Садретдинова яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде, дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән

Фото -мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев