Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмәкәйдә Авыл көне үтте

Узган атнада гына Әмәкәйлеләр урам көнен уздырганнар иде, бу атнада «Туган авылым - изге җирем» дип аталган бәйрәм оештырдылар.

Әмәкәй авылында кичә "Туган авылым - изге җирем" дип аталган бәйрәм узды.

"Бәйрәмдә туган авылыбызның төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт итеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган авылдашларыбыз үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Яңгыраган җыр-моң, дәртле биюләрне бүләк итүчеләр үз авылыбызның сәхнә осталары булды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә кызыклы халык уеннары, ярышлар үткәрелде", - дип, сөенечле хәбәр белән уртаклаша әмәкәйлеләр.

Чараны төп оештыручы – китапханә мөдире Нәзирә Насретдинова, клуб мөдире Зөлфирә Муллахадиева, бәйрәмне бик эчтәлекле итеп алып баручы һәм сценарий төзүче Резида Шамсова, барлык ярдәм итүчеләргә, булышчыларга, хашлама, шашлык пешерүчеләргә, Мөхәммәдиевләр гаиләсенә әмәкәйлеләр бик рәхмәтле.

Тагын кайсы авылларда Авыл көне үткәрелә?
 Фотолар Әмәкәй җирле үзидарәсенең ВКдагы сәхифәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев