Хаталардан, ялгышлардан сакла баламны, Ходаем!..
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышы үтте.
Район башкарма комитеты каршындагы балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышының көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде.
Җәйге чорда балаларның ялын оештыру, эшкә урнаштыру буенча чыгышлар тыңланды. Социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрне һәм балаларны исәпкә алу һәм күзәтү буенча эш барышы, балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаять кылу очраклары анализланды.
Сигез ай дәвамында балигъ булмаганнар буенча төрле өлкәләрдән 14 сигнал кергән.
Нәтиҗәдә алты гаилә исәпкә куелган, аларда сигез бала тәрбияләнә. Бүгенге көндә 13 гаилә (22 бала) исәптә тора.
Комиссия бурычларын үтәмәгән ата-аналар белән дә эш алып бара. Узган атнада шундый әниләрнең берсе комиссия алдында җавап тотты. Балигъ булмаган өч бала әнисенең спиртлы эчемлекләр куллануы һәм ике көн югалып торуы турында сигнал кергән.
Әти-әниләр дигәннән, комиссия утырышында тәрбиягә бала алган ике гаиләнең эше дә каралды: балалар үзләрен тәрбияләп үстергән әти-әниләр белән аралашырга теләми. Яшүсмернең күчеш чоры булуын да истән чыгармаска кирәк. Күчеш чорында аңлашылмаучанлыклар бик сирәк гаиләдә генә булмый каладыр.
Утырышта балигъ булмаганнар арасында алкоголизмны кисәтү буенча да чыгыш тыңланды.
Белгечләр яшүсмерләр арасында алкогольле эчемлекләр куллануның берничә сәбәбен билгеләп үтте. Шуңа әти-әниләр балаларының кем белән дус булуын, нәрсә белән кызыксынуын белеп торырга һәм үзләре дә яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш.
Римма Афзалова
Фото - "Татар-инфор" архивыннан
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 29 сентябрь санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев