Үзгә бәйрәм
Хәтерлисезме, балачакта беренче кар яуганын көтеп ала идек.
Иртән торуга бөтен җир ап-ак булыр иде. Өскә киенер-киенмәс ишек алдына йөгереп чыга идек тә, яланкул кар түмгәкләре ясап (мәҗбүри өчне!), берсе өстенә берсен утыртып, Кар бабай ясый идек. Мәктәптән кайткач, (эреп бетмәгән булса) Кар бабайның борыны урынына – баздан алып чыгып кишер, күзләрен кара күмердән ясап, куллары урынына себерке чыбыклары тоттыра идек. Рәхәт һәм ваемсыз чаклар булган!
Кардан фигуралар ясау электән үк килгән. Иң гади һәм иң тиз ясала торган фигура ул – кар бабай, кар малай фигурасы. Аларны бизәгәндә дә табигый материаллар кулланганнар: миләш, балан җимешләре, чыршы, нарат күркәләре. Рәсем ясау осталыгына ия булучылар төрле җәнлек сыннарын формалаштырган. Вакытлар узу белән замана материалларын кулланып бизәү модага керә. Акварель, майлы буяулар белән бизәү әле хәзер дә кулланылышта.
Һәр ел көнчыгыш календаре буенча бер җәнлекне гәүдәләндерә. Яңа ел алдыннан традицион Кыш бабай, Кар кызы сыннары белән беррәттән киләсе ел символын да ясыйбыз. Әле берничә ел элек кенә оешма-учреждение территорияләре, үзәк урамнар киек-җанвар фигуралары, әкият геройлары белән бизәлә иде. Кар өемнәрен су сибеп катырып, аннан махсус кыргычлар белән коралланып, кирәкле фигураларны формалаштыра идек. Аларны төрле төсләргә буяп, кыш буе шул фигураларны карап, чагыштырып, сокланып йөри идек.
Капка төпләрен, ишегалларын бизәүче райондашларыбыз да бар. Узган ел укучылырыбызга Күбәк авылында яшәүче Ирек Камалов гаиләсенең иҗат җимешләрен тәкъдим иткән идек. Баксаң, андый энтузиастлар һәр авылда бар икән бит!
Иске Вәрәштә яшәүче Рәйхан һәм Роберт Сәрвәровлар гаиләсе Кар малай белән быелгы ел символы – куянны урманнан капка төпләренә “алып кайтып куйган”. Яңа елның төп атрибуты – нарат агачы, төсле утлар белән бизәлеп, капка төбен матурлап утыра.
Флүзә Җиһангирова гаиләсе дә күңел кушуы буенча өй каршысын ямьләп куйган. Койма-капкалар, өй кыеклары заманча утлар белән әллә кайдан балкып тора.
– Бишенче ел инде өй янын бизибез. Тәрәзәләргә гирляндалар эләбез, ишегалдында эшләнеп бетмәгән беседка бар, аның каркасына да утлар сузды улым. Өебез әллә кайдан, матур булып, балкып тора. Күңелгә рәхәтлек, канәгатьлек хисе бирә. Үзебез өчен генә түгел, күрше-тирә, үткән-сүткәннәр дә карап сөенсеннәр дип тырышабыз, – ди Флүзә ханым.
Вәрәшбаш авылында яшәүче Гөлфинә һәм Фәрит Хәбибуллиннар да урам якка Кыш бабай ясаган. Аның янында йомгакны хәтерләткән түгәрәк тә бар. Йомгак өстендә уенчык кыз һәм малай утыра.
– Балаларыбыз зур инде. Хәзер оныкларга куанып яшибез. Әкиятләрдә йомгак һәрчак өйгә алып кайткан. Балалар, оныклар әти-әни, әби-бабай нигезен онытмасын, кайтып йөрсеннәр, дип телибез, –ди Гөлфинә апа.
70 яшькә җитеп килсәләр дә, күңелләре белән гел унсигездә, һәрчак хәрәкәттә Гөлфинә һәм Фәрит Хәбибуллиннар, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар.
Күбрәк өлкән яшьтәгеләр “иҗат белән шөгыльләнә”. Кемнеңдер тәрәзәләреннән җем-җем килеп төрле төсләр сирпелә, өй янәшәсендә үсеп утыручы агачларга бәйрәм төсе биреп, заманча утлар сузыла, чыршы янына ел символы булган куянкай чүгәли. Бик күпләр өендә чыршы бизи. Гомумән, һәркем үзенчә әзерләнә бәйрәмгә. Күңелле мәшәкатьләр тормышыбызга ямь бирә, Яңа елның үзгә бәйрәм икәнен исбатлый.
Наилә Сәлахова
Фото - Сәрвәровларның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев