Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Үҗәтлек таулар күчерә

Авыл җирендә җиң сызганып тормыш алып баручы яшьләр аз түгел. Үрәзмәт авылыннан Илгизәр Газетдинов – шундыйларның берсе.

31 яшьлек ир-егет кошчылык юнәлешендә үз эшен башлаган. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 6 меңгә якын каз исәпләнә.– Бу эшне 2017 елда әтием белән бергәләп башладык: 2 мең каз алдык. Ике ел элек әти якты дөньядан китте. Фермер хуҗалыгын алып баруда тормыш иптәшем Айсылу һәм әнием ярдәм итә, – ди райондашыбыз.

Илгизәрнең өч югары белеме бар. Авыл хуҗалыгы белгечлегеннән тыш эколог һәм электрик һөнәрләренә дә ия райондашыбыз. Бу һөнәрләр аңа эштә нинди генә мәшәкатьләр килеп чыкса да, мөстәкыйль рәвештә мәсьәләне хәл итү мөмкинлеген бирә.

– Ел саен март аенда 1 көнлек бройлер чебиләр алабыз да бер айлык итеп үстереп сатабыз. Быелгы сезонда 35 мең чеби үстереп саттык. Июль аенда ике атналык каз бәбкәләре алып кайтабыз. Аларны ноябрьгә кадәр үстерәбез. Аннан үзебезнең һәм күрше-тирә авылларның уңган апалары белән матур итеп каз өмәләре ясыйбыз. Казларны итләтә дә, тереләй дә сатабыз, – ди Илгизәр.

Кош-корт продукциясе алырга килүчеләр дизбарьер – микроорганизмнарны юк итү өчен эшләнгән махсус җайланма аша үтә. “Машина көпчәкләренә дезинфекция ясау – мәҗбүри процедура”, – ди Илгизәр.

И.Газетдиновның фермер хуҗалыгында өч кеше даими эш урыны белән тәэмин ителгән. Сезонлы эшләрдә эшчеләр саны арта. Бүген Газетдиновларда каз өмәләре гөрли. Эшчеләр өчен душ, киенү-чишенү бүлмәләре ясалган, ашату, автотранспорт белән алып килү, илтеп кую оештырылган.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев