Тина Аракелян: “Эшсезлек эшле итте”
Мөслим җирлеге күп милләт халыкларын берләштерә. Районга килеп эш урыннары тапкан, йорт-җир корган әрмән милләтеннән булганнар да күп бездә.
Кешене хезмәт бизи дип, юкка гына әйтмиләр. Чәчтараш Тина да үз эшен яратып башкара.
Мөслим җирлеге күп милләт халыкларын берләштерә. Районга килеп эш урыннары тапкан, йорт-җир корган әрмән милләтеннән булганнар да күп бездә.
1999 елда Тина ике бертуганы белән Әрмәнстаннан Азнакай районының Чалпы авылына күчеп кайта. Күрше Сарман районына йөреп, 10,11 классларны тәмамлый. Тина яшьтән үк кешеләрнең образына үзгәлек бирү, прическалар ясау уе белән яна.
– Мөслим – мин күргән-белгән иң матур районнарның берсе. Тормыш иптәшем Овик белән Мөслимдә таныштым. 2014 елда гаилә кордык, игезәк балаларыбыз туды. Виктория белән Арменга бүген 8 яшь. Тормыш иптәшем дә әрмән милләтеннән. Язмыш бер милләттән, бер диндә булган кешеләрне шулай туган илдән еракта да очраштыра, кавыштыра икән. Бүген гаиләбез белән Михайловка авылында яшибез, – ди Тина Аракелян.
Тина декрет ялыннан соң район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә исәпкә баса. Үзәктә ел саен төрле белгечлекләр буенча һөнәри укыту оештырыла. Тина да өч ай дәвамында күңеленә яткан чәчтараш һөнәренә укый, практика уза.
Күңелгә яткан һөнәрем буенча эшлим. Кечкенәдән кешеләрне матур итеп күрәсем килә иде. Кулга сертификат алу белән Мөслимдәге матурлык салонына эшкә урнаштым. Бу тормышта нинди генә ситуациядә дә куркып калмаска, җаның тарткан эшне табарга кирәк. Ул чакта эш сәгатьләреңне көтеп аласың, – ди Тина.
Чәчтараш психолог та булырга тиештер. Төрле клиентлар килә аның янына. Тинага аларны тыңлап, кайвакыт киңәшләр дә бирергә туры. Һәр клиентка индивидуаль якын килеп эшләве белән дә үрнәк ул. Кешенең прическасы аның холкына, кайда эшләвенә дә бәйле, ди чәчтараш.
Лилия Шәймиева.
Фото – Тина Аракелянның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев