Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Тимергә җан өрүче

Җирлегебездә уңган ир-егетләр аз түгел

Рамил Гайсин – шундый уңганнарның берсе. Корычтан капкалар коючы, пластиктан өйгә янкормалар, верандалар ясаучы райондашыбызның кул эшләре Мөслимдә генә түгел, күрше районнардагы йорт-ихаталарны да бизи.

Гайсиннарның ишегалдындагы һәрнәрсә уңган хуҗа кулы белән булдырылган. Челтәрләп эшләнгән капканы ачу белән ишегалдындагы бизәкләп эшләнгән атынгыч, үзенчәлекле җәйге йорт һәм башка эшләнмәләр күзгә ташлана. Курчак өе кебек матур йортта бәхетле гаилә гомер кичерә.

– Тимердән беседкалар, атынгычлар, таганнар, мангал һәм башка төр эшләнмәләр, салкын ысул белән ясалучы верандаларны дистә елдан артык ясыйм. Бу эшкә хирыслык гаилә коргач башланды. Тормыш иптәшем Динараның әтисе (минем бабай) шундый эшләрне бик яратып һәм зур осталык белән башкара иде, – ди Рамил.

Тимер белән эшләү төгәллек һәм сабырлык таләп итә. Тимер эшләнмәләрен Рамил Тойгелдедәге махсус остаханәдә башкара. Әлеге бина моңа кадәр колхоз склады булган. Биредә ремонт ясап, эш өчен кирәкле җайланмалар урнаштырып, райондашыбыз үзенә уңайлы эш урыны ясаган.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 1 ноябрь саныннан укыгыз.

Фото – Р.Гайсинның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев