Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Нәселдән күчкән һөнәр

Ренат Кәрамовны мөслимлеләр агач эшләнмәләре ясаучы буларак белә.

Кул эшенә осталык күп очракта нәселдән килә. Райондашыбыз Ренат Кәрамовның агач эшенә хирыслыгы әтисе Фәһимнән күчкән. Ренат 10 яшендә әтисез кала.

– Әткәй балта остасы иде. Ул салган йортларның төгәл саны юк. Әти янында теге яки бу әйберне ясап карарга тырышканым, әтинең агач эше серләренә өйрәткәне бүген дә күз алдымда. Хезмәт дәресләрендә агачтан төрле әйберләр ясый идек. Укытучы мактаганда бер башка үсеп киткәндәй буласың! Беренче бүләкләремне дә әнигә үзем ясадым. Агач тукмак белән гөлләр кую өчен киштәне ул бүген дә саклый әле, – ди Ренат.

Ренат әнисенең терәге дә, юанычы да була. Кул арасына кереп, хуҗалыкта кирәк-яракларын төзәтә, агачтан әйберләр ясый.

– Агач эшеннән тыш техникага да тартылдым. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Әлмәт политехника техникумында автомеханик һөнәрен үзләштердем. Зур җитештерү предприятиесендә эшлисем килә иде. “Агромастер” компаниясендә лазер станогында оператор булып хезмәт юлын башладым. Цифрлы идарә итү программасы белән эшләүче җиһаз артында торганда: “Агачтан нәрсә ясарга микән?”, –дип уйлый идем, – ди Ренат.

Читтән торып транспорт чарараларына сервис үткәрү белгечлеген ала Ренат. Бүгенге көндә ул шәхси сак предприятиесендә эшли.

– Ренатның кул эшләренә мәхәббәте көчле. Баласы ясаган әйберләр һәр әни өчен кадерле. Кечкенә вакытта нәрсә генә ясаса да, иң элек миңа күрсәтә иде Ренат. Агач эшенә хирысларга мөмкинлекләр күп хәзер. Биш ел элек улым лазерлы станок алып, агач һәм фанерадан төрле әйберләр ясый башлады. Алар арасында заманча киштәләр дә, сувенирлар да бар, – ди әнисе Мөнирә апа.

Ренат агач эшләнмәләр ясау өчен идеяләрне интернеттан эзли. Идеяләрне тормыш иптәше Гүзәл белән уртаклаша. Гүзәл чигү, бәйләм белән утырырга ярата, тәмле букетлар ясый, бүләкләр әзерли.

– Кош оясында ныгый, диләр. Улыбыз Данил да, әтисеннән күреп, агачтан төрле әйберләр ясый башлады. Лазер станогында әтисе белән бергәләп шкатулка ясадылар. “Мин дә әти кебек агачтан әйберләр ясаячакмын!” – ди. Кем белә, бәлки, агач эше нәселдән күчкәндер, – ди Гүзәл.

– Бала бишеге ясыйсым килә. Элек бит бөтен нәрсә агачтан һәм кулдан эшләнгән. Агач эшләнмәләренә уеп бизәкләр дә төшергәннәр. Киләчәктә шушы юнәлештә тагын да камилләшәсем килә, – ди Ренат.

Лилия Шәймиева

Фото – Р.Кәрамовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев