Күз йомып та торт ясый
Азилә Мирзаянова – Югары Табын авылы кызы. Райондашыбызны туган көн, бәйрәм уздыручылар яхшы белә
Төрле әкият персонажлары, матур фигуралар белән ясалган тортларны бала-чагалар аеруча үз итә.
– Торт ясауга очраклы рәвештә генә алындым. Илдә коронавирус зәхмәте башланып, өйдә нишләргә белми тилмереп яткан вакытлар иде ул. Балаларга теләгән әйберләрен алып ашатасы, сораган киемнәрен алып кидерәсе бик-бик килә бит ул! Сабыйларың өчен әти-әни дә булгач, сынатасы, башкаларга сиздерәсе киләмени?! Бирешмәскә, алга барырга, абынмаска, башкалар синең ялгыш адым ясауны көткәндә таудан тәгәрәмәскә, ә горур итеп алга атларга кирәк. Интернет челтәрендә өйдә ясалган тортларга юлыгып кызыгып карап тордым да шуларны үзем ясап карарга булдым, – ди Азилә.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 11 октябрь саныннан укыгыз.
Фото – А. Мирзаянованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев