Курку белмәсләр һөнәре
Янгын сүндерүче зур җаваплылык һәм кыюлык сорый. Янгын сүндерүчеләр үз тормышларын куркыныч астына куеп ут эченә керә, кешеләрне коткара. Мөслим янгын сүндерү-коткару бүлегенең каравыл җитәкчесе Марат Хәсәнов – шундыйларның берсе.
Мөслимдә СПТУ тәмамлагач, М.Хәсәнов хәрби хезмәткә китә. Ике ел чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп, туган ягына кайта һәм 1994 елда янгын сүндерү бүлегенә эшкә урнаша.
– Быел янгын сүндерүче булып эшләвемә 30 ел була. Мин җитәкләгән каравылда тугыз егет хезмәт куя. Чакыру буенча чыгып киткәндә алда нәрсә көтәсен берәү дә төгәл белми. Каравылдагы егетләр арасында бер-береңә ышаныч булу мөһим. Һәркемнең үз вазыйфалары бар. Һәркайсыбыз аларны төгәл үти, ләкин көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Андый очракларга һәрвакыт әзер булырга кирәк, – ди Марат Хәсәнов.
Янгын сүндерүчеләрнең эш сменасы махсус киемнәрне әзерләүдән, битлекләрне, балоннарны тикшерүдән, машиналарны караудан башлана. Махсус сигналны ишеткәч, янгын сүндерүчеләр тиз арада киенеп, чыгып китәргә, кешенең мөлкәтен генә түгел, аның тормышын да саклап калырга тиеш.
Мөслим янгын сүндерү-коткару бүлегендә эшләүчеләргә юл фаҗигаләрендә зыян күрүчеләргә дә ярдәм итәргә туры килә.
– Фаҗигадә зыян күрүчеләргә коткаручылар да беренче ярдәм күрсәтә. Бәлагә юлыгучының хәле турында мәгълүмат алгач, инструкция нигезендә тиешле ярдәмне күрсәтәбез. Иң авыры – юл фаҗигаләрендә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган кешеләр белән очрашу. Янгыннарда мөлкәтен югалтып, авыр тормыш хәлендә калучыларның буш карашын, югалып калуын күргәч: “Вакытында ярдәм итә алмадым!” – дип үзеңне эчтән “ашыйсың”. Безнең һөнәр ияләре физик яктан да, психологик яктан да барысына да әзер булырга тиеш, – ди Марат абый.
Гадәттә янгын очраклары язын, халык ихата территориясен җыештыра, корыган үләнне яндыра башлагач, һәм җәен, эссе көннәр башлангач арта. Ләкин бу кыш көне уяулык таләп ителми дигән сүз түгел. Тәҗрибәле янгын сүндерүчеләр электр приборларын куллануга җаваплы карарга, өйдән чыгып киткәндә аларны электр челтәреннән аерырга киңәш итә. Бер розеткага берничә җиһазларны тоташтырганда яки электрүткәргечләрне сузганда игътибарлы булу сорала. Мунчаны артык кыздырмаска тырышыгыз. Балаларга шырпы, газ плитәсеннән файдалану тәртибе турында аңлату мөһим. Янгын булга очракта, ярдәм көткәндә саклык чараларын онытмаска кирәк.
Рәмилә Сәләмова
Фото Марат Хәсәновның шәхси архивыннан.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев