Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Чәчәкләр сөйләшкәнне ярата

Мөслим авылының Татарстан урамына кергәндә капка төбе чәчәкләр белән тулы йорт каршы ала. Төрле төстәге чәчәкләр җәйдән көзгә кадәр тирә-юньгә хуш ис таратып утыра. Ниһаять, әлеге йортның хуҗабикәсе белән танышырга да җай чыкты.

– Тормыш иптәшем белән икебез дә – Мөслимнән. Озак еллар Түбән Кама шәһәрендә яшәдек. Анда хәрби частьта эшләдем. Хезмәттәшләрем туган көнемә зур-зур гөлләмәләр бүләк итәләр иде. Иптәшем Мирзанур чәчәкләрне ике тапкыр килеп ала иде. “Артист та түгел инде үзең. Нигә шулкадәр чәчәк бирәләр?!” – дип шаярта иде, – дип искә ала Вәсилә ханым.

Тормыш борылышлары аларны Мөслимгә алып кайта. Вәсилә ханымның әнисе авырып китү сәбәпле, аны тәрбияләр өчен алар Мөслимгә кайтып төпләнә.
– Әниебез Вәрәшбаштан, мин нишләптер Вәрәшбашны яратмадым. Шуңа Мөслимдә өй алдык. Мирзанур белән әниебезне тәрбияләп соңгы юлга озаттык. Озак та үтми Мирзанурым да авырып китте: инсульт кичерде. Икебез дә көннәр буе өйдә, бакчабыз – иң рәхәт ял почмагы. Мөслимдә яши башлавыбызга унбиш ел булды инде, – ди Вәсилә ханым.

Мөслимгә кайткач, Вәсилә Хафаева чәчәкләр үстерә башлый. Нинди генә чәчәкләр үсми аның бакчасында: петуния, яран гөлләр, розалар, ромашкалар, бәрхетгөл һәм без исемнәрен дә белмәгән бик күп башка чәчәкләр.

"Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

 Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев