Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Апидомик – мең чирдән шифа

Иске Карамалыда яшәүче Рүзидә һәм Мирзагаян Шәриповлар апидомик ясаган.

Апидомик яки айпидомик – умарта өстендә яки янәшәсендә төзелгән бер яки ике ятаклы кечкенә өй. Умартачы Мирзагаян абый мондый йортны ясарга биш ел элек хыяллана башлаган.

– Апидомик умарта өстенә ясалган. Ятакта май аеннан август ахырына кадәр кортлар безелдәвен тыңларга була. Бал кортлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән тибрәнү стрессны җиңеләйтә. Бал кортлары янында озак вакыт булу сәламәтлеккә уңай йогынты гына ясый, – ди Мирзагаян Шәрипов.
Шәриповлар ун еллап умарта тота. Бүген аларның шәхси хуҗалыкларында өч дистәгә якын умарта исәпләнә.

– Сәламәтлегем буенча эштән туктарга туры килгәч, интернет аша күп нәрсәгә өйрәндем. Шуларның берсе – умартачылык һөнәре. Бабаларымнан күчкән шөгыль түгел, тик шулкадәр якын. Апидомик ясау ысулын социаль челтәрләрдән өйрәндем. Җәй дәвамында күрше-күлән, таныш-белеш, дуслар, туганнар апидомикта ял итте. Алга таба умарталарда кечкенә агач корылмалар да ясыйсым килә, – ди райондашыбыз.

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 сентябрь санында укыгыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев