Урып-җыю оешкан төстә башланды
Кинәшле эш таркалмас, ди халык мәкале. Район башлыгы Альберт Хуҗин җаваплы структураларның җитәкчеләре белән бергә басу-кырларны әйләнде.
Районда урып-җыю оешкан төстә башланып китте.
"Барлык хуҗалыклар эш көче һәм кирәкле техника, инвентарьлар белән тәэмин ителгән. Техника куркынычсызлыгына куелган таләпләр үтәлә. Механизаторлар кайнар ризык белән тәэмин ителгән", - дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Фотолар - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев