Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уңышка юл эзләп

Мөслимдә терлекчелек мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды.

Терлекчелекне инновацион үстерү – югары продуктлылыкка һәм сыйфатлы продукциягә юл. Семинар-киңәшмә шулай дип исемләнгән иде. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Семинар-киңәшмәгә Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга һәм Зәй районнарыннан авыл хуҗалыгы идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, баш ветеринария табиблары, инвесторлар, хуҗалык җитәкчеләре һәм зоотехниклары килгән иде. 

Кунаклар иң элек район мәдәният йортында оештырылган күргәзмә белән танышты. Күргәзмәдә алдынгы технологияләр нигезендә товар җитештерүчеләр белән танышу мөмкинлеге бар иде. Районыбыз эшмәкәрләре дә үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте.

– Терлекчелек буенча беренче киңәшмәне Мөслим районында уздыруыбыз юкка түгел, биредә “Август-Мөслим” агрофирмасы базасында уникаль терлекчелек комплексы эшли. Күргәзмәдә дә терлекләрне тәрбияләү, ашату, бу юнәлештә югары продукция алуга ярдәм итүче мөмкинлекләр тәкъдим ителә. Бүген сөт җитештерүдә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7 процент үсеш бар, әмма тукталырга ярамый. Бүгенге семинар-киңәшмә барыбызга да яңа алымнар, югары сыйфатлы терлекчелек продукциясе җитештерү, инновацион һәм цифрлы технологияләрне кулланып эшләү буенча тәҗрибә уртаклашу мәйданы булсын, – диде министр. 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев