Техниканы кышкы саклауга куйдылар
Пәнҗешәмбе көнне авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюның сыйфатын тикшерү һәм хуҗалыкларда ремонт эшләрен оештыру буенча комиссия эшләде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бу атнада барлыгы 43 районга шушындый төр тикшерү белән чыкты. Министрлыкның механизация бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов җитәкчелегендәге комиссия тикшерүне “Август-Мөслим” агрофирмасыннан башланды.
Комиссия “Август-Мөслим” агромирмасыннан тыш “Агромастер” җитештерү компаниясендә, "Авзалов" хуҗалыгы, “Туган як” агрофирмасында да булды. Барлык хуҗалыкларда да техниканы кышкы саклауга әзерләгәндә комбайннардан узел һәм каешларны салдырганнар. Бу - комиссия тикшерә торган таләпләрнең берсе.
Машина-трактор паркы территориясен төзекләндерүне бәяләгәндә, комиссия территориянең киртәләнгәнме, чүп-чардан чистартылганмы, планировка үткәрелгәнме, аерым кишәрлекләрдә техника төрләре буенча урнаштырылганмы, саклау зонасының төзеклеге, киртәләр, капкаларның тиешле таләпләргә җавап бирүен дә карады.
Агрофирма һәм хуҗалыкларның техникаларына, шулай ук техника сакланучы машина-трактор паркы территориясенең һәм ремонт-хезмәт күрсәтү базасының кышкы эшләргә әзерлегенә комиссия югары бәя бирде.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев