Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөтчелек комлекслары арта

“Август-Агро” идарәче компаниясе 2800 сыерга исәпләнгән тагын өч ферманы сафка бастыра.

“Август-Агро” идарәче компаниясе быел республикада өч яңа җитештерү мәйданчыгын сафка бастырырга җыена. Компаниянең сыер көтүе 2800 башка артачак. Сөтчелек фермалары Минзәлә, Лениногорск һәм Мөслим районнарында төзелә. Фермалар күп сөт бирүче голштин-фриз токымлы таналар белән комплектланачак. Мөслим районында “Үрәзмәт” товарлыклы сөтчелек комплексының 1200 фураж сыерына исәпләнгән икенче чираты төзелеше төгәлләнү алдында. Мәйданчыкта төзү-монтаж эшләре тәмамланып килә. 1200 сыерны роботлар саву оештырылган беренче чират уңышлы эшли. Продукциянең сыйфаты югары. 2400 сыерга исәпләнгән “Үрәзмәт” товарлыклы сөтчелек комплексы 2019 елның ахырында төзелә башлады. Аның беренче чираты 2020 елның октябрендә сафка басты. Россия өчен уникаль булган терлек торакларын төзүнең bigbox (биг-бокс) технологиясе корпусларны төзүгә киткән вакытны һәм финанс чыгымнарын киметергә, шулай ук терлекләрне бер түбә астында урнаштырырга мөмкинлек бирде. Автомат кросс-вентиляция системасы торактагы микроклимат белән идарә итүне һәм терлекләр өчен уңайлы температураның югары дәрәҗәсен тәэмин итте. Бу продуктлылыкта уңай чагылыш таба. Комплексның беренче эш елы нәтиҗәләре буенча бер сыерга якынча 11 тонна сөт туры килә. Минзәлә районындагы 1200 фураж сыерына исәпләнгән “Степановка” товарлыклы сөтчелек комплексында да бүген актив рәвештә төзү-монтаж эшләре бара. Җитештерү-технология ягыннан “Степановка” “Үрәзмәт”нең күчермәсе булачак. Комплекс шулай ук 2400 баш терлеккә исәпләнгән. Лениногорск районындагы “Ялтау” товарлыклы сөтчелек фермасы “Үрәзмәт” һәм “Степановка”дан булган производствоны модернизацияләү һәм төзелеш баруы белән аерыла. “Ялтау”да 700 терлек асрарга мөмкин булачак. Яңа объектларның һәрберсендә дә “карусель” саву залы эшләячәк. Ул – саву җиһазларының иң индустриаль һәм югары җитештерүчән тибы. “Степановка”да һәм “Үрәзмәт”тә “карусель” роботлаштырылган система белән бергә алып барыла. Ягъни сыер савуда кеше катнашмый, ул бары тик идарә итә һәм сервис эшләрен башкара. Һәр комплексның проектында ике корпус каралган. Аларның берсендә 18 саву роботы урнаштырыла, икенчесендә 40 саву урынына “карусель” куела. – Ике система да нәтиҗәле. Әмма практикадан күренгәнчә, терлекләрнең күпмедер проценты холкы (мөстәкыйль рәвештә саву аппаратына килми) яки җилен төзелеше буенча роботлаштырылган савуга яраклы булмаска мөмкин, – ди “Август-Агро” идарәче компаниясе генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Наталия Козлова. – Ә саву залында мондый сыерлар үзләренең продукция потенциалын күрсәтергә сәләтле булырга мөмкин. Башка тип саву заллары белән чагыштырганда “карусель” автоматлаштыруны максималь дәрәҗәдә кертергә мөмкинлек бирә. Бу – тере конвейер: операторлар бер урында басып эшләп тора, ә сыерлар хәрәкәтләнүче платформада алар янына чиратлап килә. “Степановка”да һәм “Үрәзмәт”тә роботлаштыру элементлары да кертелә. Мәсәлән, сауганнан соң җиленне дизенфекцияләү махсус җиһаз ярдәмендә башкарылачак. Бүгенге көндә “Август-Агро” идарәче компаниясенең барлык хуҗалыкларында 9 меңгә якын мөгезле эре терлек, шул исәптән 5400 сыер асрала. Тәүлегенә 115 тонна сөт җитештерелә. Тәүлегенә бер сыерга уртача 25 килограмм сөт савыла. “Август” хуҗалыкларының барысында да бу күрсәткеч киләчәктә 30 килограммга җитәргә тиеш. “Үрәзмәт” кебек яңа комплексларда ул бүген үк 34-35 килограммга тигез. Киләчәктә бер сыерга тәүлегенә 45 килограммга җиткерү планлаштырыла.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа тораклар торгызыла