“Новаторлар” номинациясендә җиңүче
Ноябрь аенда Казанда “Россия сөте-2022” IV агросәнәгать форумы үтте. Ел саен ул гамәли тәҗрибә белән уртаклашу максатында сөт җитештерүчеләрне һәм эшкәртүчеләрне, экспертларны, инвесторларны һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле башка белгечләрне берләштерә.
Форум кысаларында “Сөт институты” “Уңышлы хуҗалык” конкурсына нәтиҗә ясады. “Август-Мөслим” предприятиесе “Новаторлар” номинациясендә җиңүче булды.
– Регионнарда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм сөт комплекслары эше белән танышып, безнең экспертлар һәм белгечләр югары дәрәҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән андагы алдынгы технологияләргә, эшне оештыруга, хезмәткәрләрнең башкаларга үрнәк булырлык квалификациясенә игътибар итә, – ди “Сөт институты” генераль директоры Татьяна Нагаева. – Без әлеге предприятиеләргә һәм фермаларга кире кайтып, аларның көндәлек тормышын җентекләп өйрәнәбез, фильм төшерәбез. Бу аларның уңыш тарихын Россиядәге һәм хәтта чит илләрдәге хезмәттәшләргә күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Форумның йомгаклау көнендә делегатлар Татарстан Республикасының сөт җитештерү буенча алдынгы хуҗалыкларында, шул исәптән “Үрәзмәт” товарлыклы-сөтчелек комплексында да булды.
– Татарстанның алдынгы фермаларыннан төнге сәгать икедә генә кайтуларына карамастан, делегатлар алга таба хәрәкәт итәргә әзер иде. Алар илнең төрле почмакларыннан тәҗрибә уртаклашырга дип килгән бит. “Үрәзмәт” комплексында кунакларны бик яхшы каршы алдылар. Чәй эчү оештырылган, ачык һавада палаткалар куелган һәм җилдән саклаучы мәйданчыклар оештырылган иде. Комплекста һәр ферма өчен иң изге урын булган тудыру бүлеген күрсәттеләр. Белгечләргә аны бөтен җирдә дә күрсәтмиләр. Сөтчелек комплексларында репер нокталары бар, сыерларның продукция бирүчәнлеге һәм сәламәтлеге шуларга бәйле. Бозаулату урыннары – шуларның берсе. Биредә терлекләрне карау турында җентекләп сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Делегатлар экскурсиядән канәгать калды, – ди “Сөт институты” генераль директоры Татьяна Нагаева.
“Үрәзмәт” товарлыклы-сөтчелек комплексына 2020 елда Германиядән кайтарылган голштин токымлы таналар бүген инде “әби” булды, ягъни Үрәзмәт фермасында туган һәм беренче көннәреннән үк “Август-Мөслим” терлекчеләренең кайгыртуын тойган бозаулар үзләре “бәбәй” алып кайта башлады. Читтән кайткан беренче буыннан аермалы буларак, фермадагылар аларны, яратып, “үзебезнекеләр” дип йөртә.
Таналарны ясалма орлыкландыру өчен элиталы нәсел үгезенең җенес буенча аерылган орлыгы файдаланыла.
Бу бикәч бозаулар тууын арттыра, бозаулау җиңел үтә, “кыз”ларның продукция бирүчәнлеген яхшырта һәм сөт бирү вакытын арттыра. – 17 ноябрь көнне беренче танабыз бозаулады. Ул 35 килограмм авырлыктагы бикәч бозау китерде. Аңа Ренетта, ягъни тиктормас, дип, исем куштык. Аннан соң тагын өч “ханым бәбиләде”. Ләкин берсе бераз “ялгышты” – “малай” алып кайтты.
Яңа туган бозауларның барысының да авырлыгы нормада – 35-37 килограмм. Үгез генә 40 килограмм иде. Бозауларның физиологик халәте яхшы. Аларны гадәти тәрбиялибез: әниләренең угызын эчерттек, киптердек, попона кидерттек һәм профилакторийга күчереп, аерым манежга урнаштырдык, – ди “Үрәзмәт” товарлыклы-сөтчелек комплексы баш зоотехнигы Мурат Копаснов.
Үзләре үстергән терлекләрдән бозау туа башлау белән “Үрәзмәт” товарлыклы-сөтчелек комплексы эшләтеп җибәрүнең йомгаклау этабына һәм җитештерүнең тулы циклына чыкты.
Бүген комплекста 3,6 мең баш терлек асрала, -дип хәбәр итә “Август-Агро” идарәче компаниясенең матбугат хезмәте
Фото - "Мөслим -информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев