Комбайннар – старт сызыгында
Авыл хуҗалыгы техникасының уракка әзерлегенә бәя бирелде.
14 июль көнне районыбыз авыл хуҗалыгы формированиеләренең урып- җыюга әзерлеген тикшерү-бәяләү максатында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Ногманов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында комиссия эшләде.
Быелгы урып-җыю кампаниясендә районыбыз иген кырларында барлыгы 102 ашлык җыю комбайны катнашачак. Шуларның 75е – югары җитештерүчән, зур егәрлекле комбайннар. Барлык техниканың 56 процентын (57 берәмлек) чит илләрдә җитештерелгән комбайннар тәшкил итә. Табыннарыбызның муллыгы техниканың, ашлыкны киптерү, саклау, җир эшкәртү агрегатларының, аларда эшләүче механизаторның әзерлек дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйләнгән.
Комиссия әгъзалары сигез хуҗалыкта (“Туган як”, “Намус”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, “Исламов”, “Авзалов”, “Әюпов”, “Шәмсиев”, “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыклары) булып, урып-җыюга әзерлекне тикшерде. Комиссия комбайннарның, ашлык ташучы автотранспортның герметизация дәрәҗәсен, суктыру һәм тагылма җайланмаларының төзеклеген карады. Комбайнчылар, техникаларын кабызып, барлык узелларны эшләтеп күрсәтте. Технологик таләпләрнең үтәлеше дә каралды: эчке сугу, җилгәрү өлешләре, иләк, салам сиптерү өчен пычакларның үткенлеге дә тикшерелде.
Эш башлангач, ремонт звеноларының әзерлеге, эретеп-ябыштыру агрегатлары белән тәэмин ителеш тә мөһим роль уйный. Алар белән дә кызыксынды белгечләр. Электр, сигнал бирү, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, комбайнчыларның махсус эш киемнәре белән тәэмин ителүе дә игътибардан читтә калмады. Хуҗалыкларда йөргәндә ындыр табакларында басудан кайткан ашлыкны беренчел эшкәртү агрегатларының төзеклеге, икмәк саклау складларының әзерлек мәсьәләләре дә каралды. Белгечләр һәр хуҗалыкта механизаторлар белән әңгәмә корды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Ногманов алда торган бурычлар, икмәкне югалтуларсыз җыеп алу һәм саклауга кагылышлы мәсьәләләр белән таныштырды, урып-җыюда эшләячәк механизаторларның хезмәтенә түләү буенча тәкъдимнәрне аңлатты. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Рәшит Кирамов хезмәтне саклау мәсьәләләренә басым ясап:
– Урып-җыюга беренче ел гына кермисез, тәҗрибәгез бар. Хезмәтне саклаудагы һәр кагыйдә тормыштан алынып, “кан белән язылган”. Шуңа күрә кагыйдәләрне үтәп эшләү мәҗбүри, – диде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мортазин басуларда электр линияләренең күп булуын, югары вольтлы электр линияләре тирәсендә эшләгәндә сак булырга кирәклеген искәртте. Комбайннарның төзеклеген карау, тикшерү эшләре басудан читтә башкарылырга, янгын очракларын кисәтү өчен, урып-җыю башланган һәр басуда сабанлы яки җир эшкәртүче башка агрегаты булган трактор эшләргә тиеш булуы әйтелде.
“Туган як” агрофирмасы урып-җыюга унбиш комбайн әзерләгән.
– Техника бүгенге көнгә 95 процент әзер, дияргә була. Механизаторлар, шоферлар, эшкәртү тармагы хезмәткәрләре җитәрлек. Тәҗрибәле комбайнчылар кул астында яшьләр дә эшкә өйрәнә, – диде агрофирма җитәкчесе Раил Җиһангиров.
“Ис ламов” кре с т ьян-фермер хуҗалыгында урып-җыюда быел ундүрт комбайн катнашачак. Тикшерүчеләрне, солдатларча сафка тезелеп, хезмәткә тулысынча коралланып каршы алды механизаторлар. Хуҗалык урып-җыюга югары әзерлек белән килүен күрсәтте.
– Комбайннарыбыз 100 процент әзер. Барысы да ремонтланган, солярка һәм запас частьларны алып кайтып бетердек. Саламны өстәмә эшкәртер өчен быел авыр лущильниклар – туфракның өске катламын ваклаучы тагылма кораллар чыгарырга җыенабыз, – диде “Агромастер” компаниясе генераль директоры урынбасары Фәрхәд Шәмсиев.
“Намус” агрофирмасы иген басуларына сигез комбайн чыгачак. Барысы да әзерләнеп беткән, техник карау үткән. Агрофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов урып-җыюга ныклы әзерлек белән килүләрен әйтте.
– Барлык агросаклау чаралары да вакытында башкарылды. Игеннәрнең өлгерүенә карап, июль ахырында урып-җыюны башларга планлаштырабыз. Безнең бурыч – икмәкне минималь срокларда югалтуларсыз җыеп алу. Урып-җыюны кыр-элеватор системасы нигезендә алып барабыз. Икмәк турыдан-туры Актаныштагы икмәк кабул итү предприятиесенә китә, – диде ул.
Комиссия әгъзалары “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмаларының, “Исламов” хуҗалыгының уракка югары дәрәҗәдә әзерләнүләрен билгеләп үтте. Калган хуҗалыкларның да комбайннары – әзерлек сызыгында. Аларга күрсәтелгән җитешсезлекләрне атна-ун көн дәвамында төзәтеп бетерү бурычы куелды.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев