Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Киләсе ел уңышына нигез салына

“Туган як”, “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмаларында, эре фермер хуҗалыкларында көзге чәчү эшләре башланды. Район башлыгы Альберт Хуҗин хуҗалыкларда булып, эш барышы белән танышты.

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының Сөренчәк басуында район башлыгы хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов белән бергә җиргә күмелгән орлыкларның торышын, туфракның дымлылыгын карады. Исламовлылар яңа технологияләр куллана, шулай да классик технологияләр турында да онытмыйлар. Берничә ел хуҗалыкта көзге бодайны бары тик чиста пар җиренә генә чәчәләр. 

Белгечләр әйтүенчә, пар җире һәрвакыт чиста булырга, ягъни чүп үләннәре үсмәскә тиеш. Шуңа җәй дәвамында чиста парга калдырылган җир кат-кат эшкәртелә. Җирне мондый юл белән эшкәртүнең максаты: беренчедән, чүп үләннәреннән арындырырга ярдәм итә, икенчедән, туфрак дымны, яңгырның һәр тамчысын сеңдерә торганга әйләнә. “Исламов” хуҗалыгының пар җирләре, чыннан да, кабарып, бабайлар әйткәндәй, күпереп тора. “Чиста пар аерым игътибар – җирне карап, тәрбияләп торуны таләп итә”, – ди авыл хуҗалыгы белгечләре. 

Тулырак "Авыл утлары"ннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев