Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Икмәк өчен көрәш бара

Бүген басу-кырларда кызу урак өсте

 

 Һава торышы узган атнада иркенләп эшләргә мөмкинлек бирмәсә дә, бу атна игенчеләрне кояшлы көннәр белән сөендерде. “Намус” агрофирмасының сөрүлек җирләре Шуганка, Баланлы, Ташлыяр, Михайловка, Салауз-Мухан, Үрнәк авылларында урнашкан. Агрофирманың чәчүлек җирләре 13900 гектар мәйданны били. – Басуларда “Нью-Холланд”, “Tорум”, “Aкрос 585” маркалы тугыз комбайн эшли. Комбайннар механизаторлар белән тәэмин ителгән. Җирлек кешеләре дә, читтән килеп эшләүчеләр дә бар. Быел Сарман районыннан дүрт комбайнчы эшли. Басу-кырларда хезмәт куючыларга эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Көнгә ике тапкыр кайнар ризык ашатабыз. Кайтып йөрергә мөмкинлеге булмаганнарга тулай торактан бушлай бүлмә бирелә. Хезмәткә түләү югары һәм үз вакытында. Эш урынында техника куркынычсызлыгы таләпләре төгәл үтәлә. Комбайннарга ягулык басуда салына, техника ватылганда, сервис хезмәте дә янәшәдә генә, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов. Бүген Ташлыяр авылы басуларында кызу эш өсте. Биредә көзге бодай уңышын җыялар. Ул 2562 гектарда игелгән. Эш мәйданның 18 процентында башкарылган, уртача гектар биреме – 42 центнер, урыны белән 46 центнер тәшкил итә.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 9 август санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев