Игенчеләр сынау уза
Май башында суыклар аркасында зыян күргән басуларда янәдән чәчү бара.
Җимеш агачлары шау чәчәккә күмелеп утырган, басуларда чәчү төгәлләнеп килгән мәлдә, табигатьанабыз кодрәтен, куәтен тагын бер күрсәтте: төнге һава температурасы -5, урыны белән -10 градуска кадәр төште. Мондый температураның берничә төн кабатлануы тамырлары белән җиргә берегергә, сабаклары белән кояшка үрелеп, беренче яфрак-кыякларын кояшка күрсәтергә,
аның нурларында җылынырга өлгергән иген һәм бакча культуралары өчен афәткә әверелде.
Яңгырлар булмау эшне тагын да катлауландырды. Күп сынаулар алдында калырга туры килгән авыл аксакаллары да: “Соңгы 50 елда мондый хәлне күргән юк иде!” – дип тел шартлатты. 3-4 көннән соң, зыян күргән иген кырлары күзгә күренеп саргайды: берничә көн элек ямь-яшел булып утырган басуларны сары тимгеллек басты. Бу көннәрдә җир хуҗаларының гына түгел, битараф булмаган һәр авыл кешесенең йөрәге “сызгандыр”.
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 26 май санында
Гөлназ Җәлилова
Фото - авыл хуҗалыгы идарәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев