Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчәкләрдән аңкый бал исе...

Беренче чәчәкләрдән җыелган бал тәмле була, диләр.

Җирлегебездә 354 умартачы бар. Аларда барлыгы 5500 баш умарта исәпләнә. Беренче бал төште, дип хәбәр итте умартачылар.

Бал кортлары бүген балны табигый чәчәкләрдән җыя башладылар. Техник культуралар – рапс, көнбагыш, фацелия, козлятниктан  да бал яхшы чыга, ди белгечләр.

– Умартачы өчен иң рәхәт вакыт – бал аерткан чор. Балны алып, пичәтен ачу, аерту... Без тормыш иптәшем Геннадий белән 22 ел дәвамында умартачылык белән шөгыльләнәбез. Умарталыгыбыз – аерым ишегалдында. Тырыш бал кортларыбыз инде 2 мең литрга якын бал җыеп өлгерде. Озак еллар умартачылык белән шөгыльләнгәч, балны сатып алучы үз клиентларыбыз бар. Ләкин без кул арты китмәсен дип, иң беренче балны символик бәягә әнигә сатып бирәбез. Күпләр юкә балы булмады дип зарланса да, безнең бал кортлары узган атна азагында юкәгә оча башлады гына әле. Юкә, белүемчә, 12 көн чәчәк ата. Һәр дүрт көннең берсендә генә бал бирә. Шундый ел булган дип сөйли иде әти, балны 12 көн дәвамында җыйган бал кортлары. Бөтен савытлар, тәпәннәр тулып беткән булган ул вакытларда, – ди Роза Кондратьева.

Умартачылык белән шөгыльләнү шактый көч һәм игътибар таләп итә. Бу шөгыльгә алынгансың икән, бал кортларын яз көне ачык һавага чыгарып куйганнан алып кышлату чорына кадәр тәрбияләргә һәм һәр эшне үз вакытында зур төгәллек белән башкарырга кирәк.

– Безнең умарталык Ольгино авылында урнашкан. Умартачылык – күңелгә ята торган шөгыль, җан тынычлыгы бирүче эш. Мәшәкатьле эш булса да, бал кортларының безелдәвен ишетү, аларның тырышып бал ташыганнарын күрү әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Бал сатуны җиңел табыш дисәләр дә, эше күп аның. Бал кортларын аеру сезонында саклау кирәк. Язын-көзен төрле авыруларга да бирешеп алырга мөмкин. Мең төрле авыруга шифа булган балны балаларыбыз, оныкларыбыз да бик ярата, – ди Мөслимнән Әнәс Корбангалиев.

Кортларның, балдан тыш, файдалы чималлар бирүен дә беләбез. Прополис, балавыз, перганы дөрес итеп кулланганда ютәл, томау төшү кебек авыруларны дәвалап була. Балавыздан төрле сылану кремнары ясаучылар да бар. Нечкә билле кортлар әзерләгән продукция бөтен кешегә дә ярап бетмәвен дә онытмаска кирәк. Күпләрдә бал аллергия китереп чыгарырга сәләтле.

– Быелгы уңышның ничек буласын әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Ләкин былтыргысыннан яхшырак булыр дип фаразлыйм. Барысы да Ходай кулында. Ә балның сыйфаты ничек дип сораучыларга, куе, тәмле дияр идем! Май һәм июнь айлары салкын булса да, июль ае җылы тора. Шунысы сөенечле, кортларның агулану очраклары булмады. Басу-кырларда үсемлекләрне агулау төнлә һәм бөтен таләпләргә туры китерелеп башкарылгач, кортлар зыян күрмәде. Җирлектәге умартачылар белән даими элемтәдә торабыз, проблемалар туганы юк, булганнарын вакытында хәл итәбез, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык буенча баш белгече Мәрьям Саламаева.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев