Бал кортларына рәхмәт!
Районда 354 умартачыда 5500 баш умарта бар. Шуларның 65е паспортлаштырылган, ягъни рәсми рәвештә теркәлгән.
Умарта сезоны алты гына ай дәвам итсә дә, эше күп. Шушы вакыт эчендә кортларга үрчергә дә, бал да җыеп өлгерергә кирәк. Ә бал вакыты июль-август айларына туры килә. Бик сирәк очракларда гына май балы да булырга мөмкин. Узган ел, мәсәлән, майда ук бал аерттык.
Бал турында әби-бабаларыбыз: “Җитмеш төрле авыруга дәва”, – дип, юкка гына әйтмәгән. Бавыр авыртканда – көнбагыш, рапс балы файдалы, карабодай – ашказаны чирләре белән интегүчеләргә дәва. Салкын тиеп авырганда юкә балын кулланалар, донник балы исә кан басымын нормальләштерә.
Күпчелек яңа аертылган, сыек бал ярата. Әмма бал – утыра, куера торган продукт. Моның сәбәбе гади. Кайбер үсемлекләрнең, мәсәлән фацелиянең, нектар составында фруктоза күп була. Бу очракта бал 5-6 ай сыек формада саклана. Көнбагыш, рапста сахароза күп, шул сәбәпле әлеге культуралардан җыелган бал 1-2 атна дигәндә куера. Балның бер халәттә торуы температурага да бәйле. Даими рәвештә 19-20 градус җылылык булганда сыек бал белән озаграк сыйланырга була. Бал составын бары тик лаборатория шартларында гына ачыкларга мөмкин. Балның составын билгеләгәннән генә аның тәме үзгәрми.
Безнең якларда кортлар балны нигездә табигый чәчәкләрдән җыя. Июль аенда юкә чәчәгеннән бал җыялар. Техник культуралар – карабодай, рапс, көнбагыш соңрак өлгерә. Әйтергә кирәк, техник культуралар бик яхшы бал уңышы бирә. Карабодай, рапс, көнбагыш культураларын үстерүче хуҗалыклар аз түгел. Салауз-Мухан, Түреш авыллары тирәсендә кортлар өчен махсус фацелия чәчелде. Кортларның бал җыю сезоны әле дәвам итә.
Һәр үсемлекнең корткыч бөҗәге була. Бу алда санап кителгән культураларга да кагыла. Аларны үз вакытында агуламыйча уңыш алып булмый. Ә агу препаратларына бал кортлары бик сизгер.
– Быел агу препаратларын төнге сәгатьләрдә куллану һәм умартачыларны алдан кисәтү нәтиҗәсендә кортлар үлү очраклары күзәтелмәде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык буенча баш белгече Мәрьям Саламаева.
Сентябрьдә бал җыю тәмамлана. Корт гаиләләрен акрынлап кышка әзерләү башлана. Корпуслар, магазиннар алына, баллар суыртыла, талпан (варроатоз) чиренә каршы чаралар үткәрелә. Моның өчен “Бипин” препараты белән ике тапкыр (ун көн ара белән) эшкәртергә кирәк. Шулай ук “Апидоз”, “Варроадез”, “Флувалиедез” пластинкаларын куллану да яхшы нәтиҗә бирә. Уңыш начар елны сентябрь-октябрь айларында, шикәр комын эретеп, кортларны ширбәт белән тукландыралар. Быел кортларны ашатырга кирәк булмас, чөнки умарталар җыйган бал кыш чыгар өчен җитә.
Умарта тоткан хуҗалыклар быелгы уңыштан бик канәгать. Май һәм июнь айлары салкын булгач, умартачылар борчылган иде. Июль-августта көннәрнең җылы булуы көтелгәннән дә күбрәк бал алырга мөмкинлек бирде. Туган-тумачага, дус-ишкә, таныш-белешкә таратканнан соң да, бал байтак калды. Элек “заготконтора” дигән оешма бар иде. Хуҗалыкта җитештерелгән артык продукцияне шунда кабул иттеләр. Нигә хәзер дә шулай эшләмиләр икән?
Тагын бер мәсьәлә. Ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә нинди генә бал тәкъдим итмиләр: агы, кызылы, карасы, чикләвек, җиләк һәм тагын әллә нинди тәмлеләре. Әлеге балларга төрле буягычлар, ис һәм тәм бирә торган махсус кушылмалар өстәлгән. Чын бал сыек яки куе сары төстә була. Авыз иткәндә тамак төбендә әчкелтем тәм кала. Каяндыр китерелгән балны кыйммәт бәягә алганчы үзебезнең балны алу хәерлерәк. “Татар балы” дигән исеме генә юк. Ә менә “Башкорт балы” дигәнне күп тапкырлар ишеткән бар. Татар чәк-чәге кебек, татар балын да дөньяга танытырга кирәк!
Бал кортының угы бер кулланылышлы шприцны хәтерләтә. Корт чаккан вакытта организмга бик аз микъдарда агу кертелә. Аның составында 50дән артык микроэлемент бар.
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев