Авыруны булдырмас өчен
Игътибарыгызга йорт хайваннарын тотуның санитар-ветеринар кагыйдәләрен төгәл үтәү, профилактик чаралар үткәрү, шулай ук дуңгызларда африка чумасының мөмкин булган кадәр таралуларын вакытында бетерү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерәбез.
Йорт хайваннарын асрауның санитар-ветеринария таләпләрен төгәл үтәү, профилактика чаралары үткәрү, авыру чыганакларын тиз арада юк итү кирәк.
Дуңгызларның африка чумасы – вируслы авыру. Ул бик кискен бара һәм терлекләрнең күпләп үлүенә китерә. Маллардагы вирус физик һәм химик тәэсир итүгә чыдам, термик эшкәртү үтмәгән дуңгыз итеннән җитештерелгән – тозлы, пешерелмичә ысланган ризыкта, дуңгызларга бирелүче азык-төлек калдыкларында саклана. Сәламәт терлекләргә вирус белән зарарланган азык, тирес, үләксә һәм терлек суйганнан соң калган продуктлар (ит, ит продуктлары, кан), шулай ук талпаннар аша йога. Йогу һәм клиник билгеләр барлыкка килгәнче 2 тәүлектән 22 тәүлеккә кадәр вакыт үтәргә мөмкин. Авыру кискен үткәндә мал кинәт үләргә мөмкин яисә ул беренче билгеләр (тән температурасы күтәрелү, еш сулау, тире кызару) күренгәч, 1-3 көн үткәннә соң үлә. Тиредә шәмәхә-кызыл таплар барлыкка килергә мөмкин. Басып караганда алар төссезләнми. Дәвәлау һәм профилактика чаралары юк!
Авыруның күпләп таралуына дуңгызларга пешерелмәгән азык калдыклары ашату сәбәп булды. Дуңгызларга җәмәгать туклануы пунктларыннан (юл буе кафеларыннан, шашлычныйлардан һ.б.) алган азык калдыкларын ашатмагыз. Бу яктан аеруча илебезнең авыру буенча уңышсыз саналган регионнары аша үтүче юлларда урнашкан җәмәгать туклануы пунктлары куркыныч тудыра.
Терлек суйганнан, шулай ук кабан дуңгызларыннан калган калдыклар, башка регионнардан килгән машиналардан сәүдә итүчеләрдән алган терлек азыгы, яшь терлек шулай ук авыру чыганагы булып тора. Басулардан җыйган кукуруз калдыкларын ашатудан да авырган дуңгызлар булган. Чөнки мондый басуларда кабан дуңгызлары йөри. Шулай ук АЧС очраклары теркәлгән урман кырыйларыннан чабылган үләнне дә ашатмаска кирәк.
Дуңгызларда африка чумасын кисәтү буенча чаралар
Дуңгызларны асрауның зоогигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәргә, азыкны авыру таралмаган территорияләрдән алырга һәм пешереп ашатырга кирәк. Торакларда һәм азык цехларында даими рәвештә дезинфекция һәм дезинсекция үткәрергә. Дуңгыз асралучы хуҗалык ябык типта эшләргә тиеш. Территориягә чит кешеләр кертү рөхсәт ителми. Дуңгызларны санкцияләнгән урыннанардан гына сатып алырга. Аларның документлары булырга тиеш. Сатып алынган терлекләрне дәүләт ветеринария учреждениеләрендә һәм авыл хакимиятләрендә теркәү шарт. Дуңгызларны ветеринария белгечләре карарга һәм тиешле процедураларны үткәрергә тиеш. Терлек үләксәсен, асраудан һәм эшкәртүдән калган калдыкларны юл читләренә, чүплекләргә ташламаска. Малга эчертү өчен суны урмандагы инеш-елгалардан алмаска.
Фото - "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев